Яңалыклар

Институт директоры AI Journey халыкара конференциясендә катнашты 24.11.2025

Институт директоры AI Journey халыкара конференциясендә катнашты

19-21 ноябрь Мәскәүдә 10нчы AI Journey (Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт) халыкара конференциясе узды. 

 Быел ул Русия президенты Владимир Путин, хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Туры инвестицияләр фонды (РФПИ) генераль директоры Кирилл Дмитриев катнашында үтте. 

 Конференциядә Һиндстан, Кытай, Сербия, Россия галимнәре, барлыгы 10 меңнән артык белгеч Ясалма интеллектның фән, бизнес өлкәсендә, җәмгыятьтә бүгенге хәле, киләчәктә үсеш юллары турында фикер алышты. 

 Әлеге чарада Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов, вице-президенты Айрат Хасьянов, Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин да катнашты.

Возврат к списку