Яңалыклар

Гамәли семиотика институты галимнәре Астанада TurkLang-2026 конференциясендә катнашты 15.05.2026

Гамәли семиотика институты галимнәре Астанада TurkLang-2026 конференциясендә катнашты

13-15 май Астанада Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча XIV халыкара TurkLang конференциясе узды.

 Фәнни җыенда 20ләп ил һәм төбәкләрдән 200ләп галим катнашты. Конференция программасында пленар һәм 12 секция утырышлары каралган иде. 

ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты галимнәре татар телен компьютерда эшкәртү өлкәсендәге тикшеренүләре турында 8 чыгыш тәкъдим итте.

Возврат к списку