15.09.2017

Акчурин Р.С.

2017 елның 14 сентябреньдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, күренекле кардиохирург, Россия Фәннәр академиясе Йөрәк кан тамырлары хирургиясе һәм ангиологиясе фәнни үзәгенең кардиологик бүлеге җитәкчесе Ренат Сөләйман улы Акчурин кардиологиянең заманча проблемаларына багышланган ачык лекциядә чыгыш ясады.

15.09.2017

К. Тинчурин һәм татар театры

2017 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә «Кәрим Тинчурин һәм татар театры» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрде. Әлеге чара Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды.

13.09.2017

Дәүләт бүләкләре һәм Мактаулы исемнәр

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы Дәүләт бүләкләре һәм Мактаулы исемнәр яулаулары белән Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы К.М. Салиховны,  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты М.Х. Сәләховны, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Д.Д. Гайнетдинованы тәбрик итә.

11.09.2017

Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

11.09.2017

Казан федераль университетында яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыгарыла башлаган Казан федераль университетында яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыгарыла башлаган.

08.09.2017

Казахстан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шайхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 3 көнлек эш визиты белән Казахстан Республикасында булды.

08.08.2017

Семинар совещание Халыклар дуслыгы йорты 2017 елның 8 августында Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирүче һәм татар телен укытучы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук РФ субъетларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинар-киңәшмәсенең пленар өлеше үтте.

03.08.2017

Татар конгрессы 2017 елның 2 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында ТР Фәннәр академиясендә “Татар рухы: тел һәм мирас” дип исемләнгән дискуссион мәйданчык эшләде.

24.07.2017

“Германиядә татарлар һәм мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман” 2017 елның 24 июлендә Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Германиядә татарлар һәм мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман” дигән "түгәрәк өстәл" узачак. Ул “Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар ” халыкара күргәзмәсенең ябылуы уңаеннан оештырыла.

20.06.2017

Русиянең беренче операцион системы татар теленә тәрҗемә ителде Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Иннополиста урнашкан "Ачык мобиль платформа" ширкәте белән берлектә Русиядә ясалган беренче операцион системаны татар теленә күчергән. 

19.06.2017

Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде.

08.06.2017

VIII Халыкара төрек лингвистик җәмгыяте конгрессы ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре VIII Халыкара төрек лингвистик җәмгыяте конгрессында катнашты. 

08.06.2017

II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

М. Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияте кафедрасы нигезендә ТР ФА Г. Ибраһимов ис. ТӘһСИ галимнәре катнашында "Тугандаш халыклар әдәбиятенең буыннан буынга кучә барган традицияләре" дип исемләнгән II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

06.06.2017

М.Закиев

ТР ФА хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев төрки дөньяның фән үсешенә һәм тугандаш халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Халыкара төрек академиясенең (TWESCO) Алтын медале белән бүләкләнде. 

26.04.2017

Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы

2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты классигы, дәүләт эшлеклесе һәм галим Г. Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган «Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды.

21.04.2017

Электрон база 2017 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы утырышында татар халкының тарихи-мәдәни мирасын туплаган бердәм тикшеренү һәм фәнни-белешмә электрон мәгълүмати база булдыру турында сойләшенде.

19.04.2017

Татар телендә югары техник белем бирүгә 25 ел 2017 елның 18 апрелендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Татар телендә югары техник белем бирүгә 25 ел”  дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

14.04.2017

ТР ФА президиумының күчмә утырышы 2017 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында ТР ФА президиумының күчмә утырышы булып узды.

10.04.2017

Татарлар дөнья тарихында конференция

2017 елның 7-8 апрелендә Бөекбританиянең Оксфорд шәһәрендә «Татарлар дөнья тарихында» дип аталган конференция узды. Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты Оксфорд университеты белән берлектә оештырды. 

05.04.2017

Алтын Урда

2017 елның 7-8 апрелендә, Бөекбританиянең Оксфорд шәһәрендә ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты Оксфорд университеты белән берлектә “Татарлар дөнья тарихында” дигән халыкара конференция үткәрәчәк.

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ