Ильясов Ахат Вахит улы

Ильясов Ахат Вахит улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Ильясов Ахат Вахит улы

1936 елда туган. ТР ФА хакыйкый әгъзасы (2007), физика-математика фәннәре докторы, профессор. ТАССР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе (1986,1995). ТР ФА Президенты киңәшчесе. 

Хезмәтләре органик химиядә һәм медицинада магнит радиоспектроскопиясен кулланышка кертүгә карый. А.В. Ильясов ион радикалларын һәм комплексларын электрохимик генерирлау җайланмасын һәм методикасын эшли, ул Латвия, Швейцария, Германиянең фәнни учреждениеләрендә файдаланыла; аның тарафыннан яңа ирекле радикаллар — фосфорлы нитроксиллар һәм иминоксиллар классы табыла һәм үзлекләре өйрәнелә. А.В. Ильясов фосфор төшенең химик полярлашу күренешен ача (1972) һәм реакциягә керү механизмын ачыклый; ТМР-томография ярдәмендә диагноз кую ысулын, тере тукымаларда барлыкка килгән яман шешне киметү өчен локаль гипертермия ысулын үстерә. 

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1994). СССРның уйлап табучысы (1990). Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Тел.: (843) 292-06-88, 272-73-53

Е-mail: ilyasov_ahv@mail.ru, anrt@antat.ru