Берлин Александр Александрович

Берлин Александр Александрович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Берлин Александр Александрович

1940 елда туган. РФА академигы, Н.Н. Семёнов исем. Химик физика институты директоры. РФ Хөкүмәте премиясе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе, В.А. Каргин исем. премия (2001 ел) лауреаты. “Дуслык ордены” белән бүләкләнгән.

А.А.Берлин 1963 елда Мәскәү физика-техника институтын тәмамлый. 1963 елдан башлап Н.Н. Семёнов исем. Химик физика институтында тикшерүче-стажёр, кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире, бүлек мөдире, директор урынбасары, директор булып эшли. 1994 елдан – РФАнең химия һәм материаллар турындагы фәннәр бүлегенең мөхбир әгъзасы, 2003 елдан – академигы.

А.А.Берлин тарафыннан кинетика, термодинамика һәм полимеризация процесслары механизмнары, үтә тиз химик процессларның макрокинетикасы, полимер материалларның деструкциясе һәм януы, шулай ук полимерларның җимерелү механизмнары һәм чыдамлылыгы, арматуралы һәм тутырылган композицион материаллар буенча фундаменталь тикшеренүләр үткәрелә. Ул турбулент агымнардагы тиз реакцияләрнең макрокинетика теориясен булдыра; яңа күренеш – полимер матрицаның түбән температурада кайнаган үтә җылытылган антипиренлы капсулаларның микрошартлавы йогынтысында дисперслану күренешен ача; полимерларның янучанлыгын киметү юлларын таба; әйләнешкә янучанлыгы түбән булган яңа полимер материаллар кертә. Компьютерда модельләштерү юлы белән конденсат халәте физикасында кристаллик халәттән пыяласыман халәткә күчүгә, эретелү һәм пыялалануга караган яңа нәтиҗәләргә ирешә. Полимерларның химик физикасы буенча фәнни мәктәпкә нигез салучыларның берсе булып тора.

1970 еллар башыннан Башкортостан галимнәре белән берлектә полимерны таркату һәм ныгыту, полимер калдыкларыннан һәм нефтехимия сәнәгасе калдыкларыннан мономерлар һәм олигомерлар эшләп чыгару өчен яңа катализ системалары төзү өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. Аның катнашында изопренлы һәм дивинилстироллы каучуклар, изобутилен һәм метилэтилкетон, хлорэтил һәм дихлорэтан җитештерү сәнәгасендә кулланыла торган яңа ресурсларны һәм энергияне сак тоту технологияләре уйлап табыла һәм гамәлгә кертелә.

600 дән артык фәнни хезмәт, 7 монография, 100 авторлык таныклыгы, патент авторы.

«Барлык материаллар. Энциклопедик белешмәлек», «Җилемнәр. Герметиклар. Технологияләр» журналларының баш мөхәррире, «Югары молекуляр катнашмалар», «Химик физика» журналларының редколлегия әгъзасы.

E-mail: berlin@chph.ras.ru