Алёшин Николай Павлович

Алёшин Николай Павлович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Алёшин Николай Павлович


1941 елда туган. Техник фәннәр докторы, профессор, РФА академигы, Н.Э. Бауман исем. Мәскәү дәүләт техник университетның кафедра мөдире.

Н.П. Алёшин – фундаменталь диагностика теориясе өлкәсенең һәм эретеп ябыштыру производствосының белгече һәм күренекле галим.

Металларны, эремәләрне һәм композицион материалларны эретеп ябыштыруның яңа технологияләрен, шулай ук йомшартып эретеп ябыштыру өчен математик модельләр һәм өчконтурлы автоматлаштырылган системалар уйлап таба. Кыска дулкынлы чагылдыргычлар өчен каты җисемнәргә карата сыгылмалы дулкыннар дифракциясе теориясен тудыра (тулылыгын бозмыйча ныклык тикшерү өлкәсендә халыкара премия). Эребөртекле материалларның акустик эретеп ябыштыру моделенең математик тасвирламасын бирә һәм физик моделен формулалаштыра.

Н.П. Алёшин чагылдыргычлар төркемнәрендә акустик кырны тарату мәсьәләсен чишү методын тәкъдим итә һәм гамәлгә ашыра (чыгарылган чыганаклар методы). Металлургия процесслары теориясе нигезендә составында 70%ка кадәр никель булган эремәләрне һәм углерод эквивалентлары 0,6%ка кадәр булган корычларны, шулай ук дисперс ысул белән ныгытылган АР-6Си алюминий эремәсен эретеп ябыштыруның технологиясе эшләнә. Н.П. Алёшин тарафыннан йомшартып эретеп ябыштыру өчен математик модельләр һәм өчконтурлы автоматлаштырылган системалар уйлап таба. Эретеп ябыштыру сыйфатын нейрочелтәр моделе буенча үзгәртү мөмкинлеге аны чит ил аналогларыннан принципиаль аерып тора. Төрле материаллардан ясалган конструкцияләрнең калган ресурсларын исәпләп чыгаруның инженер алымнары һәм бәяләүнең критерийләре тәкъдим ителә һәм дәлилләнә һәм аппарат чаралары булдырыла.

Н.П. Алёшинның 180нән артык фәнни хезмәте, шул исәптән 20 монографиясе басыла. Ул 30лап фән кандидаты һәм 10 фән докторы әзерли.

Галим зур оештыручы һәм җәмәгать эшлеклесе дә. 1992 елда тикшерү һәм эретеп ябыштыру милли ассоциациясе президенты итеп сайлана. Эретеп ябыштыру буенча милли комитет рәисе урынбасары булып тора. Эретеп ябыштыру һәм төрдәш технологияләр буенча БДБнең дәүләтара советының бюро әгъзасы. «Газпром»ның НТС секциясе рәисе. «Эретеп ябыштыру һәм тикшерү» фәнни-уку-укыту үзәге директоры. Халыкара инженер академиясе әгъзасы. «ОПОРА» НП президиумы әгъзасы. «Эретеп ябыштыру һәм диагностика» журналының баш мөхәррире.

Н.П. Алёшин күпсанлы дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. 1981 елда СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты була. 1996 елда – фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясенең хөкүмәт премиясе лауреаты. 1997 елда – Халыкара «Рентген-Соколов» премиясе лауреаты. 2000 елда – фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясенең хөкүмәт премиясе лауреаты. 2003 елда – Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе. 2005 елда «Дуслык ордены» белән бүләкләнә. 2009 елда – фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясенең хөкүмәт премиясе лауреаты. 2011 елда IV дәрәҗәле «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә.