Алишина Ханисә Чәүдәт кызы

Алишина Ханисә Чәүдәт кызы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы 

Ханисә Чәүдәт кызы Алишина


1953 елда туган. Филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының һәм Тобол педагогия институтының профессоры. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы. РФнең югары һөнәри белем бирүнең шәрәфле хезмәткәре. ТРның атказанган мәктәп укытучысы.

Фән дөньясында Ханисә Чәүдәт кызы Алишинаның исеме тюркология, шулай ук себер татарлары диалектологиясе өлкәсе белгече буларак билгеле. Х.Ч.Алишина – ТР ФА академигы Д.Г.Тумашеваның укучысы һәм фәнни идеяләрен дәвам итүче. 1992 елда Казан дәүләт университетында «Төмән өлкәсе көньягы Себер татарлары сөйләшләре» темалы кандидатлык диссертациясен яклый. 1999 елда «Себер татарлары ономастиконына тарихи-лингвистик тикшеренү (Төмән өлкәсе материалында)» темалы докторлык диссертациясен яклый.

Х.Ч.Алишина 324 басма хезмәт, шул исәптән берничә монография авторы. Алар арасында «Себер татарлары ономастикасы» (1999) исемле ике томлы хезмәт аерылып тора. Монография илебез топонимикасында Себер татарлары ономастикасына беренче комплекслы тарихи-лингвистик тикшеренү тәҗрибәсе булып тора. Автор төрле системаларга караган телләрдәге күренешләрне, гомуми төрки фонда чагыштырып, онимнарның семантикасы, сүзьясалышы, грамматикасы проблемаларын тикшерә, күп төрле лингвистик һәм экстралингвистик фактор китереп чыгарган типологик уртак һәм аермалы якларын билгели. Көнбатыш Себер топонимикасының күп кенә актуаль мәсьәләсе беренчеләп археология, этнография, диалектология мәгълүматларын искә алып хәл ителә. Урта гасыр татар һәм рус язма истәлекләре анализлана, татар ойконимия системасы реконструкцияләнә.

Х.Ч.Алишина – фән өлкәсендә талантлы оештыручы. Төмән һәм Тобол шәһәрендә өч диссертацион совет әгъзасы. 1993 елда актив катнашлыгы белән Төмән дәүләт университетында беренче татар группасы ачыла. Хәзерге вакытта ТөмДУның татар бүлеге биш көндезге бүлек төркеменнән (60 студент), 10.02.02 белгечлеге буенча 8 аспирант һәм соискательдән тора.

Х.Ч.Алишина Себердә тюркология фәнен үстерүгә һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә күп көч куя.

Тел.: 8(3452) 46-20-87

Факс: 8(3452) 46-19-30

E-mail: kaf_tatarlit@utmn.ru