Гыйльфанов Марат Равил улы

Гыйльфанов Марат Равил улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Гыйльфанов Марат Равил улы


1962 елда туган. Физика-математика фәннәре докторы, профессор. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (2010). РФА Космик тикшеренүләр институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Макс Планк исемендәге Җәмгыятьнең Астрофизика институты өлкән фәнни хезмәткәре (Германия).

М.Р. Гыйльфанов – рентген астрофизикасы, космик эксперимент күрсәткечләрен эшкәртү һәм интерпретацияләү буенча танылган белгеч, ГРАНАТ орбиталь обсерваториясе МИР һәм СИГМА космик станция комплексының КВАНТ модулле ТТМ телескопларын математик тәэмин итүне уйлап табучыларның берсе. Зур Магеллан Болытында Бик яңа 1987А рентген нурланышы спектры турында уникаль нәтиҗәләр чыгара, Галактика Үзәгенең рентген картасы, тиз әйләнүче (524 Герц) нейтрон йолдызларының берсе – КВАНТ К81731-260 чыганагын ача. Унлап галактиканы күзәтү нәтиҗәсендә ул беренче тапкыр йолдыз барлыкка китерүче галактикаларда рентген чыганакларының яктырту функциясен төзи. Бүгенге көндә әлеге метод ерак галактикаларда йолдызлар барлыкка килүнең темпын билгеләүдә кулланыла.

РФА Космик тикшеренүләр институтының гыйльми һәм докторлык квалификацион советы, ИНТЕГРАЛ орбиталь обсерваториясенең Россия комитеты, International Х-rау Оbservatory проектының НТКS югары вакыт ешлыклы спектрометрын эшләү буенча халыкара эшче группа, Спектр-РГ орбиталь обсерваториясенең халыкара эшче группа, Планк обсерваториясе әгъзасы. Аның җитәкчелегендә 5 кеше – Россиядә, 3 кеше чит илдә кандидатлык диссертациясе яклый. Рецензияләнә торган фәнни басмалардагы 215 мәкалә авторы.