Ершов Юрий Леонидович

Ершов Юрий Леонидович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы 

Ершов Юрий Леонидович


1940 елда туган. РФАнең хакыйкый әгъзасы. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы. Дискрет математика һәм информатика институты директоры. Ю.Л.Ершов тарафыннан элементар теорияләрнең чишелүчәнлек һәм чишелмәүчәнлеген көчле исбатлау методлары булдырыла. Бу юнәлештә гаять әһәмиятле казаныш булып, p-адик саннар кыры элементар теориясенең чишелүчәнлеге турындагы классик проблеманың хәл ителүе тора. Ул шулай ук чишелүчән элементар теорияле яңа кырлар серияләрен таба, чикле симметрик группалар классы теориясенең һәм башка теорияләрнең алгоритмик чишелмәүчәнлеген исбатлый. Элементар классификация ярдәмендә ул чагыштырма өстәмәле дистрибутив структураларның элементар теориясенең һәм фильтрлар теориясенең чишелүчәнлеген исбатлый.

Ю.Л.Ершов алгоритмнар теориясендә һәм модельләр теориясендә, математик логика һәм алгебраның кайбер яңа үсеп килгән юнәлешләрендә үтә мөһим нәтиҗәләргә ирешә. Ю.Л.Ершов – математик логикада күп мәртәбәләр кулланыш тапкан гомуми нумерацияләр теориясен уйлап табучы. Әлеге теория, мәсәлән, математиканың алгоритмик проблемаларын тикшерү, шулай ук исәпләүләрнең заманча теориясен төзү өчен методологик база булып тора, ул программалаштыруның методологик һәм теоретик мәсьәләләре белән бәйле. Ю.Л.Ершов чишелүчәнлек теориясе һәм нумерацияләр теориясе чигендә торган яңа юнәлештә – конструктив системалар теориясендә аеруча әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешә. Ю.Л.Ершовның мөмкин булган күплекләрдә рекурсив теорияне үстерүгә караган хезмәтләре компьютерларда программалаштыруның яңа концепциясен – семантик программалаштыру концепциясен эшләү өчен нигез итеп алына. Ю.Л.Ершов Гильбертның мәгълүм программасын үстерә һәм модификацияли торган математиканы дәлилләүгә яңача якын килгән – исәпләнүчәнлек белән билгеләнүчәнлекне бәйләп караган авторларының берсе. Гомуми танылып, математикага алгоритмнар теориясендә Ершов иерархиясе, Буль алгебралары теориясендә Ершов-Тарский идеаллары һәм характеристикалары төшенчәсе, семантик программалаштыруда Ершов S-аңлатмалар теле, Ершов A-пространстволары һ.б. төшенчәләр керә.

Тел.: Новосибирск, 8(383) 333-28-92

Факс: 8(383) 333-25-98

Е-mail: rstfm@rambler.ru