Залиханов Михаил Чоккаевич

Залиханов Михаил Чоккаевич

Татарстан РеспубликасыФәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Залиханов Михаил Чоккаевич


1939 елда туган. География фәннәре докторы, профессор, РФАнең хакыйкый әгъзасы.

М.Ч.Залиханов Кабардин-Балкар дәүләт университетының физика-математика (1962), инженер-техника (1965) һәм авыл хуҗалыгы (1971) факультетларын тәмамлый.

Танылган галим, гляциология, кар һәм кар ташкыннары физикасы, геология, геофизика, экология өлкәсе белгече, җәмәгать эшлеклесе.

СССР ФАнең Югары таулык геофизикасы институтында (Нальчик шәһ.) кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире, директор урынбасары булып эшли. 1989 елда СССР халык депутаты итеп сайлана. «Ватан» ГСИОҮ үзәк советы әгъзасы. 1999 елда РФ Дәүләт Думасының өченче чакырылыш депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетының рәис урынбасары. БМОның Табигый казалар буенча югары консультатив комитеты әгъзасы. Социалистик Хезмәт Герое.

300дән артык фәнни хезмәт һәм 32 ачыш авторы; А.М. Прохоров исем. Инженер фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы; РФ Федераль җыелышының Югары экология советы рәисе; «Экофорум» гомумроссия экологик хәрәкәтенең координация советы рәистәше; БМОның Табигый казалар буенча югары консультатив комитет әгъзасы.

«Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» (гидрометеорология фәнен үстерүгә керткән зур өлеше) III һәм IV дәрәҗәле орденнары белән бүләкләнә; Дагстан, Чечено-Ингушетия, Төньяк Осетия, Кабардино-Балкария һәм Карачаево-Черкесиянең «Атказанган фән эшлеклесе» исеменә лаек була. СССРның һәм Россия Федерациясенең Дәүләт премияләре лауреаты. М.В. Ломоносов исем. Мәскәү дәүләт университетының шәрәфле профессоры (2003).