Мәҗитов Нәҗип Каюм улы

Мәҗитов Нәҗип Каюм улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Нәҗип Каюм улы Мәҗитов


1940 елда туган. Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы. РСФСРның Дәүләт премиясе, ТР һәм РФның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) баш фәнни хезмәткәре.

Н.К. Мәҗитов – туфракны өстән-өстән эшкәртү механизациясе өлкәсендә танылу алган галим. Аның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре авыл хуҗалыгын механизацияләү технологиясе һәм чараларын камилләштерү, тикшеренүләрдә заманча ысуллар куллану, нәзари эзләнүләрне иҗади рәвештә җитештерү өлкәсенә кертү, төбәк өчен авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерүдән гыйбарәт.

Н.К. Мәҗитов түбәндәге фәнни тикшеренүләрнең авторы булып тора:

- күпьеллык үләннәрне эшкәртү механизациясенең технологиясе һәм чаралары (1965-2004 еллар): болыннарны эшкәртү җайланмасы уйлап табыла; болын һәм көтүлекләрнең кәсле туфрагын аэрацион эшкәртү технологиясе уйлап табыла;

- бәрәңге эшкәртү механизациясенең технологиясе һәм чаралары (1965-2004 еллар): бәрәңгенең рәт араларын эшкәртү коралы җитештерелә, Голландия технологиясен коррекцияләү нәтиҗәсендә бәрәңге җитештерүнең Татарстан технологиясе уйлап чыгарыла;

- бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар, азык культуралары һәм җитен эшкәртү механизациясенең ресурсларны саклау технологиясе һәм ысуллары (1970-2005 еллар): унификацияләнгән блок-модульле авыл хуҗалыгы машиналары комплексы булдырыла; дым, энергия, ресурслар саклый торган технология эшләп чыгарыла һәм 3-12 ц/га кадәр бөртекле һәм бөртекле-кузаклыларның уңышлылыгын арттыру билгеләнә; унификацияләнгән блок-модульле культиваторлар комплексы (1989-2005 еллар), чәчү комбайннарының блок-модульле комплексы (1999-2005 еллар) Россиянең 9 заводында җитештерүгә кертелә (1980-2005 еллар) һәм Россиянең барлык туфрак-климат зоналарында кулланыла. Блок-модульле машиналар комплексы Россиянең авыл хуҗалыгы сәнәгате күргәзмәләренең 13 медаленә лаек дип табыла. Атап әйткәндә: 7 алтын, 3 көмеш, 3 бакыр һәм «2006нчы елның туфрак эшкәртү буенча иң яхшы машинасы» номинациясендә Гран-прига лаек була.

Н.К. Мәҗитов тарафыннан 35 авторлык таныклыгы һәм патенты алына, 400дән артык фәнни хезмәт, 12 методик кулланма, 1 уку-укыту кулланмасы, 13 монография бастырыла. Н.К. Мәҗитов җитәкчелегендә 5 кандидат һәм 4 фәннәр докторы хәзерләп чыгарыла, фәнни конференцияләрдә 300дән артык доклад ясала. Ул Казан дәүләт аграр университеты диссертация советының әгъзасы булып тора.

Тел.: (843) 277-54-32

Факс: (843) 277-56-00

Email: niva@kzn.ru