Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы

Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин


1955 елда туган. Сәясәт фәннәре докторы (2001), профессор (2006), Россия ислам университеты ректоры.

Р.М. Мөхәммәтшин исламны өйрәнүче галим буларак Татарстан Республикасы һәм Россия фәнни җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле. Аның фәнни кызыксыну өлкәсе бик киң: татар иҗтимагый фикере тарихы, исламны өйрәнү һәм Россиядәге һәм хәзерге дөньядагы сәяси вакыйгалар. Ул 120гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән гомуми күләме 100 басма табактан артык булган 6 монография авторы.

1970-90 еллар фәнни тикшеренүләрендә Р.М. Мөхәммәтшин татар иҗтимагый фикеренең төрле аспектларын, бу процессларда рухи культураның үсеш үзенчәлекләрен һәм дини факторның ролен анализлый. Бу чор фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәсе – 2 монография.

90нчы еллар урталарыннан башлап Р.М. Мөхәммәтшинның тикшеренү кызыксынулары исламны өйрәнү өлкәсендә туплана. Аның бу юнәлештәге эзләнүләре академик җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән «ХХ гасырда татарлар һәм ислам» (Казан, 2003, 15 а.л.) һәм «Татарлар һәм Татарстанның җәмәгать һәм сәяси тормышында ислам» (Казан, 2005, 20 а.л.) монографияләрендә чагыла. Р.М. Мөхәммәтшин – бер төркем халыкара басмада авторлар коллективы әгъзасы. 1997 елда аның редакциясендә «L’islam de Russie» (Paris, 1997) җыентыгы чыга, 2002 елда Р.М. Мөхәммәтшин «Islam Post-soviet Russia. Public and privat faces» (London and New York) монографиясен язуда катнаша.

Р.М. Мөхәммәтшин – грант системасы буенча фәнни тикшеренүләрнең актив катнашучысы. Иҗади коллективлар составында ул Маккартуров Фонды (1996, 2001), ТР ФА (2001-2007), РГНФ (2005) грантлары буенча тикшеренүләрдә катнаша.

Р.М. Мөхәммәтшин Япония, АКШ, Төркия, Алмания, Бөекбритания, Франция, Финляндия, Иран, Үзбәкстанда үткән халыкара фәнни конференцияләрдә катнаша.

Р.М. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә 9 кандидатлык диссертациясе якланган.

Р.М. Мөхәммәтшин – тарих, политология, социология буенча ике докторлык диссертацияләре Советы әгъзасы. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дини мәсьәләләр буенча Совет каршындагы Эксперт Советы әгъзасы.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе Лауреаты (2005).

Тел.: (843) 277-55-36

E-mail: rafikm@mail.ru