Нигъмәтуллин Роберт Искәндәр улы

Нигъмәтуллин Роберт Искәндәр улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Роберт Искәндәр улы Нигъмәтуллин 


1940 елда туган. РФА академигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор. РФАнең П.П. Ширшов исем. Океанология институты директоры. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (2008 елдан).

Р.И. Нигъмәтуллин – механика өлкәсендә күренекле галим, күпфазалы системалар механикасы буенча дөньякүләм танылган фәнни мәктәпне нигезләүче.

Ике уку йортын – турбиналар эшләп чыгару буенча «инженер-механик» белгечлегеннән Н.Э. Бауман исем. Мәскәү югары техник училищесын (энергия, машина төзү факультетын) һәм «математика» белгечлегеннән М.В. Ломоносов исем. Мәскәү дәүләт университетын (механика-математика факультетын) тәмамлаган.

1963 елдан – Механика институтында кече, 1970 елдан – өлкән фәнни хезмәткәр, 1974 елдан – сектор җитәкчесе, 1980 елдан – күп фазалы тирәлекләр лабораториясе җитәкчесе. Бер үк вакытта 1972 елдан – М.В. Ломоносов исем. МДУның механика-математика факультетында дулкынлы һәм газлы динамика кафедрасы профессоры. 1967 елда кандидатлык, 1971 елда физика-математика фәннәре буенча докторлык диссертациясен яклый.

1986 елда СССР ФА Себер бүлеге чакыруы буенча СССР ФАнең Төмән фәнни үзәген оештыру максатыннан бер төркем укучылары белән Төмән шәһәренә күченеп килә. Башта СССР ФА Себер бүлеге Төньякны үзләштерү проблемалары институтында һәм СССР ФА Себер бүлеге Җылылык физикасы институтында директор урынбасары, 1989 елдан алып СССР ФА Себер үзәге Күп фазалы системалар механикасы институты директоры һәм оештыручысы булып эшли. Берьюлы 1986 елда Төмән дәүләт университетында күп фазалы тирәлекләр механикасы кафедрасына нигез сала. РФАнең Уфа фәнни үзәге (УФҮ) рәисе. Шулай ук Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (1995-2004). РФА Президиумы әгъзасы.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты, 1999 елда РФ Дәүләт Думасы депутаты, Югары экологик совет рәисе итеп сайлана һәм «Россия төбәкләре» депутатлар төркемендә тора. Берничә закон, шул исәптән нурланышлы төш ягулыгы белән эш итү турындагы законнар авторы. Европа Советының Парламент ассамблеесында Дәүләт Думасы вәкиле буларак катнаша.

200дән артык фәнни хезмәте билгеле. Шулар арасында 8 китап, уйлап табуга 21 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Р.И. Нигъмәтуллинның укучылары арасында 25 фән докторы һәм 50 фән кандидаты, 3 академик институт директоры, РФАнең 1 мөхбир әгъзасы исәпләнә.

Почет ордены, тоташ тирәлекләр механикасыннан фәнни хезмәтләр циклы өчен Ленин комсомолы премиясенә лаек була. 1983 елда газ һәм сыеклык халәтендәге матдәләрнең дулкын динамикасына нисбәтле фәнни хезмәтләре өчен СССР Дәүләт премиясе бирелә.

Тел.: 8 (495) 124-59-96

Факс: 8 (495) 124-59-83