Рәшитев Фрид Гайни улы

Рәшитев Фрид Гайни улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Фрид Гайни улы Рәшитев


1937 елда туган. Тарих фәннәре докторы, профессор. Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы.

Ф.Г. Рәшитов – 1917 елгы революция тарихын, ХХ гасыр ватан тарихын, Саратов өлкәсендә татарларны өйрәнүдә зур казанышларга ирешкән галим-тикшеренүче.

«Тарих» белгечлеге буенча Саратов дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Авыл мәктәбендә тарих һәм география укытучысы, 1961-1962 елларда Иске Кулатка районының «Күмәк көч» газетасы редакциясендә эшли, 1962-1965 елларда Саратов университеты аспирантурасында укый. 1968 елда уңышлы гына кандидатлык, 1994 елда докторлык диссертациясен яклый. 1974 елда Ф.Г. Рәшитов доцент, 1998 елда профессор гыйльми дәрәҗәсенә ирешә. Аның тарафыннан 4 монография бастырыла. Шулар арасында «Социалистик революция һәм хакимият» (Саратов, 1990), «Октябрь альтернативалары: солых белән яки көчләп эшләнгән түнтәрелеш» (Саратов, 1990), «1917 елгы революция: партияләр көрәше, халык сайлавы» (Саратов, 2006) хезмәтләре бар.

Ф.Г. Рәшитов татар халкы, Татарстанның тарихын һәм бүгенге торышын өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирә. Әлеге тематика буенча соңгы 15 елда аның тарафыннан 30га якын фәнни һәм укыту-методик хезмәт бастырыла, шулар арасында «Татар халкы тарихы» (Саратов, 2001) укыту ярдәмлеге; «Татар тарихы документларда» (Саратов, 1998); «Татар халкының үткәне һәм хәзергесе» (Саратов, 2003) һ.б. китап һәм брошюралар бар.

Галим Ф.Г. Рәшитовның фәнни-педагогик эшчәнлеге Саратов шәһәренең ике югары уку йортында уза: Н.Г. Чернышевский исемендәге Дәүләт университетында (1965‒1985) һәм Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Саратов филиалында (1985 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр). Соңгысында ул 22 ел дәвамында (2007 елның 20 маена кадәр) социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире вазифасын башкара.

2003 елда Саратов төбәге татарларының милли-мәдәни автономия бүлекчәсе инициативасы белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты каршында татарны өйрәнү мәсьәләләре буенча Фәнни совет булдырыла. Бүлекчәнең җитәкчесе итеп профессор Ф.Г. Рәшитов билгеләнә. Галимнең Татарстанның фәнни тормышында катнашуы, шулай ук татар галимнәренең хезмәтләренә бәяләмәләр язу, диссертацион тикшеренүләргә оппонент булудан да гыйбарәт.

Аның казанышлары күп мәртәбәләр рәхмәт хатлары, мактау грамоталары һәм башка бүләкләргә лаек дип табыла.

Тел.: 8(845) 263-25-59

Email: ski@renet.ru