Йосыпов Рүзәл Габдуллаҗан улы

Йосыпов Рүзәл Габдуллаҗан улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов


1938 елда туган. Тел галиме. Филология фәннәре докторы (1982), профессор, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение Комитетында редактор булып эшли. 1967 елдан КДПУ (КДПИ)да: фәнни-педагогик эшчәнлекнең барлык баскычларын уза.

Тел белгече, галим Р.Г. Йосыпов чагыштырма типология үсешен, рус һәм татар телләренең үзара йогынтысын өйрәнә, тел культурасы белән бәйле мәсьәләләрне тикшерүгә зур өлеш кертә. Ике йөзгә якын фәнни хезмәт, шул исәптән егерме монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмасы авторы.

Ике тел арасындагы бәйләнеш мәсьәләләре арасыннан приоритетлы юнәлеш итеп татар һәм рус телләренең лексик-фразеологик системаларын чагыштырмача өйрәнүне билгели.

Лексика һәм фразеологияне әлеге аспектта тикшерү татар-рус контрастив лингвистикасында гына түгел, ә бәлки башка бик күп телләрнең үзара бәйләнеш процессларын тикшерүдә дә яңа күренеш булып тора. Чагыштырыла торган телләрнең лексикасы һәм фразеологиясе, атап әйткәндә, антоним һәм синоним, алынмалар, мәкаль-әйтем кебек чаралар Р.Г. Йосыпов тарафыннан беренче тапкыр төрле яклап һәм системалы өйрәнелә. Аның тарафыннан телләрнең уртак сыйфатларын билгели торган үзенчәлекле методика тәкъдим ителә. Үзара бәйләнештә торган телләрнең күренешләрен аларның уртак сыйфатлары һәм специфик үзенчәлекләренең диалектик берлеге буларак карап, бер яктан, телләрнең контактлы уртаклыгына, ә икенче яктан төп логик категорияләрнең берлегенә таянган метод куллана.

Рус һәм татар телләрендә аермалы күренешләрне тирән анализлау ике телдә сөйләшүчеләрнең тел культурасын яхшыртуга, әлеге телләрне укыту методикасын эшләүгә юнәлтелә. Галим тарафыннан тәрҗемә теориясе һәм практикасы буенча төзелгән программа үзәк нәшриятларда кат-кат бастырыла.

Р.Г. Йосыпов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча фәнни мәктәпне нигезли, әлеге юнәлештә аспирантура һәм докторантура белән җитәкчелек итә, докторлык диссертацияләре яклау советының рәисе булып тора. Татарстан һәм татарлар тыгыз яшәгән башка төбәкләрдә укытучылар тарафыннан киң кулланыла торган дәреслекләр яза, программалар төзи.

Галим татар теленең лексик-семантик нормалары турында яңа дәреслек булдыру, мәктәптә һәм югары уку йортларында татар телен укыту методикасын яхшырту өстендә эшли. Р.Г. Йосыпов Татарстан Республикасы Югары Советының депутаты, милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиянең рәисе булып торган.