Юшко Сергей Владимирович

Юшко Сергей Владимирович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы

Юшко Сергей Владимирович


1971 елда туган. ТР ФА мөхбир-әгъзасы (2010). Техник фәннәр докторы, профессор, «ИПТ «Идея» ААҖ генераль директоры.

С.В. Юшконың фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре – өйрәнелә торган тирәлекнең физик үзлекләре үзгәрү белән барган гидро- һәм газодинамик процессларны математик модельләштерү һәм эксперименталь өйрәнү. С.В. Юшко үткәрә торган тикшеренүләрнең практик реализациясе – нефтехимия җитештерүенең технологик процессларында һәм энергоносительләрне транспортировкалау вакытында аларның расходын үлчәү өчен кулланылучы җайланмаларны исәпләү, проектлау һәм эксплуатацияләү методикаларын эшләү, шулай ук җылылык һәм авырлык алмашы процесслары белән идарә итү өлкәсендә.

1997 елдан 2006 елга кадәр ФГУП «Бөтенроссия расходометрия фәнни-тикшеренү институты»нда эшли, институтның фәнни-техник советы әгъзасы була. 2004 елдан 2006 елга кадәр – «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы» ААҖда инновацияләр буенча директор. 2006 елдан – «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы» ААҖ генераль директоры. 2007 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы.

Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, Оренбург өлкәсендәге газ эшкәртү заводлары, Юрхаровнефтегаз, Нордгаз, Ноябрьскгаздобыча, Сургутнефтегаз, Ямбурггаздобыча группалары, «Сахалин-2» проекты төзүдә технологик процесслар белән автоматлашкан идарә итү системалары һәм энергия чыганакларын барлау өчен сыеклык һәм газларның физик һәм химик үзлекләрен исәпләү алгоритмнарын эшкәртү өлешендә актив катнаша. Төрекмәнстан Дәүләт стандарты заказы буенча расходомерларны тикшерүне тәэмин итү һәм сыекландырылган уңай нефть газы счетчикларын һәм расходомерларын тикшерүне тәэмин итү өчен эталон төзү проектының техник башкаручысы.

С.В. Юшко җитәкчелегендә «РФдә югары технологияләр сферасында технопарклар төзү» программасында «Информацион технологияләр» һәм «Нефтехимия» юнәлешләре буенча катнашуга гариза әзерләнгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанда күрсәтелгән юнәлешләр буенча технопарклар төзү турында карар кабул ителгән. «Идея» компанияләре холдинг структур группалары җитәкчелеге аша С.В. Юшко «Химград» Технополисын нефтехимия юнәлеше буенча үстерүдә актив катнаша.

С.В. Юшко җитәкчелегендә 5 фән кандидаты әзерләнгән. Хәзерге вакытта ул 2 аспирантның җитәкчесе.

Ул Россия һәм чит ил басмаларындагы 69 хезмәт авторы.

«Казан шәһәренең меңьеллыгы истәлегенә» медале, «Ел җитәкчесе» (2006 ел) республика иҗтимагый конкурсының «Кече бизнесны үстерүгә керткән өлеше» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән.