Закиров Илдус Мөхәммәтгали улы

Закиров Илдус Мөхәммәтгали улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Илдус Мөхәммәтгали улы Закиров


1938 елда туган. ТР ФА академигы (1992), техник фәннәр докторы, профессор. ТРның һәм РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе. «Казан авиация технологияләре фәнни тикшеренү институты» (КНИАТ) ААҖнең генераль директоры.

А.Н. Туполев исем. КГТУның «Инновацион менеджмент» кафедрасы мөдире.

1961 елда Казан авиация институтын тәмамлый. 1967 елда – кандидатлык, 1986 елда докторлык диссертациясен яклый. 1961 елдан 1995 елга кадәр – ассистент, аспирант, өлкән укытучы, доцент, өлкән фәнни хезмәткәр, профессор, очкыч аппаратлар җитештерү кафедрасы мөдире, А.Н. Туполев исем. КГТУның фәнни эш буенча проректоры (1992).

Фәнни кызыксыну өлкәләре: юка тышчалы детальләрне пластик формалаштыру процессларның теориясе, технологиясе һәм җиһазы; очкыч аппаратлар җитештерү технологиясе; фәнсыешлы кече эшмәкәрлекне оештыру; күчеш чоры шартларында фәнни оешмаларны үзгәртеп кору мәсьәләләре.

И.М.Закиров – юка тышчалы авиатехника детальләрен һәм конструкцияләрен пластик формалаштыру технологиясе өлкәсендә зур белгеч. Ул «Детальләрне эластик мохит белән ротацион формалаштыру» яңа фәнни юнәлешенә нигез сала, бу проблема белән шөгыльләнгән фәнни мәктәпне җитәкли.

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: процессларның математик модельләрен төзү, юка тышчалы детальләрне пластик формалаштыру процессларының һәм җиһазларының параметрларын эксперименталь һәм теоретик яктан тикшерү. Шулар нигезендә ясалган җитештерү җиһазлары машиналар җитештерүнең төрле тармакларына караган предприятиеләрдә сафка кертелә, чит илдә һәм Россиядә үткәрелгән күргәзмә экспозицияләрендә урын ала, югары бүләкләр белән билгеләнә.

И.М. Закиров чит ил галимнәре белән актив хезмәттәшлек итә. Ул КХРның Нанкин аэронавтика һәм астронавтика университеты һәм Словакия техника университеты (Братислава шәһ.) галимнәре белән тикшеренүләр үткәрә, шуларның нәтиҗәләрен чагылдырып, бу илләрдә 3 уртак монография һәм 9 мәкалә бастыра. Перспективалы технологияләр бүлеге оештыра, һәм әлеге бүлек 2002 елдан алып аның җитәкчелегендә халыкара Airbus концерны (Тулуза шәһ., Франция; Гамбург шәһ. һәм Лейпциг шәһ., Германия) белән тикшеренү эшләре алып бара.

И.М.Закиров экраноплан төзү буенча дәүләт программасының технология бүлеген җитәкли, «Фәнсыешлы технологияләр» дәүләт программасы советында әгъза була.

И.М. Закиров – 238 фәнни хезмәт, 9 монография, 74 ачышка СССР авторлык таныклыгы һәм Россия патенты авторы. Аның 18 ачышы чит ил патентлары белән расланган. И.М. Закировның фәнни җитәкчелегендә 15 техник фәннәр кандидаты әзерләнгән.

РФнең Сыйфат проблемалары академиясе академигы. СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты (1989), СССРның югары һөнәри белем бирүнең шәрәфле хезмәткәре (1987), СССР югары белем бирүнең иң әйбәт фәнни хезмәте конкурсы лауреаты (1986). «СССР уйлап табучысы», «Ю.А. Гагарин очышына XXX ел», «Хезмәт ветераны», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Профсоюларга 100 ел», СССР ВДНХның 2 алтын һәм 1 көмеш медале, «Эврика» көмеш медале (Брюссель шәһ., Бельгия) кебек медальләр белән бүләкләнгән.

Россиянең «2001 ел менеджеры» конкурсының «Гамәли фәнни тикшеренүләр һәм хезмәтләр» номинациясендә җиңүче булып тора. Россиянең «2007 елның иң әйбәт 1000 предприятиесе» конкурсында җиңгән предприятиенең җитәкчесе буларак приз белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 571-31-49