Галәвич Альберт Сәрвәр улы

Галәвич Альберт Сәрвәр улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Галәвич Альберт Сәрвәр улы


1954 елда туган. Медицина фәннәре докторы, профессор. ТРның атказанган табибы. Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кардиология юнәлеше җитәкчесе, ТРның баш кардиологы, КДМУның факультет терапиясе кафедрасы мөдире.

1977 елда Казан медицина институтының дәвалау факультетын, аннары ординатура тәмамлый.

1988 елда аспирантурадан соң кандидатлык, 1998 елда докторлык диссертациясе яклый.

Институтны тәмамлаганнан соң, табиб-терапевт булып эшли, 1984 елдан 1991 елга кадәр – ассистент, 1991 елдан 2000 елга кадәр – эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы доценты. 2000 елда Казан медицина университетының факультет терапиясе кафедрасын җитәкли.

Фәнни эшчәнлек юнәлешләре – артериаль гипертония, атеросклероз, йөрәк аврулары проблемалары.

Бөтенроссия кардиологлар фәнни оешмасының идарә әгъзасы, Йөрәк аврулары буенча белгечләр ошмасы президиумы әгъзасы, Бөтенроссия кардиологлар фәнни оешмасының артериаль гипертензия секциясе президиумы әгъзасы, «Артериаль гипертензия», «Кардиоваскуляр терапия һәм профилактика», «Йөрәк», «Системалы гипертензия» бөтенроссия кардиология журналларының редколлегия составына керә.

300 басма хезмәт, шул исәптән 3 монография авторы, Россия Федерациясе медицина вузлары өчен 2 томлык «Эчке авырулар» дәреслегенең автордашы.

Тел.: (843) 236-20-59

Е-mail: galyavich@inbox.ru