Гафаров Хәйдәр Зәйнулла улы

Гафаров Хәйдәр Зәйнулла улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы

Гафаров Хәйдәр Зәйнулла улы


1941 елда туган. Медик, ортопед-травматолог. Медицина фәннәре докторы (1986), профессор, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган уйлап табучысы. ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасының «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» фәнни-тикшеренү үзәге директоры (1993 елдан). КДМАнең травматология, ортопедия һәм нейрохирургия кафедрасы мөдире. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматологы һәм ортопеды.

Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Стәрлетамак шәһәре балалар хастаханәсендә ортопед-травматолог, Казан шәһәрендә Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. 1989 елдан – «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» Курган фәнни үзәгенең Казан филиалы директоры, Табибларны камилләштерү дәүләт институтының травматология һәм ортопедия кафедрасы профессоры. 1993 елдан – «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» Татарстан фәнни-тикшеренү үзәге директоры.

Балалар һәм яшүсмерләрдә терәк-хәрәкәт аппаратының тумыштан булган һәм яшәү дәверендә барлыкка килгән аномалияләрен, патологик анатомия һәм патологик физиологиясен консерватив һәм функциональ дәвалау өлкәсендәге хезмәтләр авторы.

Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре бик күп журналларда, шул исәптән «Греков исемендәге хирургия вестнигы», «Ортопедия һәм травматология» журналларында басылган. Барлыгы 300дән артык фәнни хезмәте дөнья күргән. 130 авторлык таныклыгы һәм патентлары, 30дан артык укыту-методик һәм тәкъдим кулланмалары бар. Дәвалауның яңа метод, алымнары табиб-ортопед һәм травматологлар тарафыннан танылган һәм югары бәяләнгән. Х.З. Гафаровның «Балаларның табан деформацияләрен дәвалау», «Түбән очлыклары ортопедик авырулы балалар һәм яшүсмерләрне дәвалау» һәм «Күкрәк читлегенең тумыштан килгән деформациясен дәвалау» монографияләре аеруча популярлык казана. Аларда балалар терәк-хәрәкәт аппаратының тумыштан булган үсеш тайпылышлары өйрәнелгән, патологик анатомиясе һәм патологик физиологиясе тасвирланган һәм шул нигездә физиологик, ягъни иң йомшак һәм эффектив дәвалау ысуллары эшләнгән. Кешенең терәк-хәрәкәт аппараты функциональ анатомиясенә караган эшли, аның нигезендә практик сәламәтлек саклау өлкәсенә аеруча катлаулы ортопедик авыруларны һәм авыруга хәрәкәт активлыгын тулаем югалту белән янаган имгәнүләрне нәтиҗәле дәвалау ысуллары кертелә. Әлеге дәвалау ысул һәм җайланмаларының күбесе безнең илдәге һәм халыкара күргәзмәләрдә уйлап табулар буларак күрсәтелә һәм югары бәяләнә.

Терәк-хәрәкәт аппараты төрле патологияле авыруларны реабилитацияләү системасы һәм тернәкләндерә торган дәвалау буенча хезмәтләр циклы өчен, Х.З. Гафаровка Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге һәм академик Г.А. Илизаров исемендәге фонд премиясе бирелә.

Х.З. Гафаров дөньяда беренче булып түбән очлык сегментларының торсион үсеше механизмы фундаменталь теориясен барлыкка китерә, сегментлар деформациясе һәм эре буыннарның катлаулы авырулары вакытында сөякләр бөгелүенең бозылу сәбәбен ачыклый. Аның җитәкчелегендә «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» фәнни-тикшеренү үзәгендә травматология һәм ортопедиядә яңа фәнни юнәлеш – торсион патология, умыртка, оча сөяге һәм бот буыннары авырулы кешеләрне дәвалауның яңа ысуллары, дөнья практикасында аналоглары булмаган эндопротезлауның республика программасы эшләнә. Х.З. Гафаров – түбән очлыкның эре буыннарын эндопротезлауда ясалма буын булдыру өлкәсендә 30 яңа эшләнмә авторы.

Аның фәнни җитәкчелегендә биш докторлык һәм 17 кандидатлык диссертациясе якланган.

Х.З. Гафаров һәм ул җитәкләгән коллектив үз программаларында һәм иҗади планнарында терәк-хәрәкәт аппараты авыруларының этиология һәм патогенезын, микрохирургия методларының алга таба үсешен күзаллаучы, катлаулы ортопедик деформацияләрне коррекцияләүнең яңа ысуллары, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларының этиология һәм патогенезын өйрәнә.

Х.З. Гафаров – Казан, Уфа, Курган махсус советлары әгъзасы, КДМА каршындагы махсус советның рәис урынбасары, бик күп үзәк фәнни-медицина журналлары редколлегия әгъзасы.

Тел.: (843) 264-26-24

Е-mail: ombn_anrt@mail.ru