Айххофф Уве

Айххофф Уве

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы

Айххофф Уве

1939 елның 26 декабрендә туган. 1969 елда ФРГ Майнц шәһәре университетында, полимерларда ЯМР спектроскопиясе буенча диссертация яклый. Bruker Physik AG фирмасының фәнни һәм коммерция вәкиле.

Доктор Уве Айхофф үзенең күренекле методик эшләнмәләре һәм физикага, химияга, биологияга, медицинага магнит резонанс спектроскопиясен кертү, башка фәнни-тикшеренү эшләре белән билгеле.

1971 елда ул Советлар Союзында Bruker Physik AG фирмасының фәнни һәм коммерция вәкиле була. Аннары Россиядә фирма вәкиллеген җитәкли.

Айхофф магнит резонансының ватаны буларак Казанга аерым игътибар бирә. Өч дистә ел дәвамында ул Казанда конференцияләрдә һәм яшь галимнәр өчен мәктәпләрдә даими чыгыш ясады. Аның ярдәме белән Казан университетының химия һәм физика факультетларына, Казан химия – технология институтына, физик һәм органик химия институтына күпсанлы ЯМР-һәм ЭПР – спектрометрлар куелды, шулай ук Казанга беренче МР – томограф кайтарылды.

Ул Казан галимнәре белән берлектә куп санлы фәнни мәкаләләр бастырып чыкты һәм аларның немец галимнәре белән элемтәләренә актив ярдәм итте.

Доктор Уве Айхофф-молекуляр физика, ЯМР, ЭПР, ИК-Фурье-спектроскопия, масс-спектроскопия буенча 70 тән артык фәнни эш авторы һәм МР-томография буенча ике китап автордашы. Аның эшләренең күп өлеше Россия хезмәттәшләре белән бергә язылган.

2006 елда Россиядә фән үсешенә зур өлеш керткән өчен ул Мәскәү дәүләт университетының мактаулы профессоры итеп сайлана.