«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы өченче саны чыкты

«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы өченче саны чыкты 3 Ноября 2022

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә торган «Фәнни Татарстан» журналының 2022 елдагы чираттагы, өченче саны, дөнья күрде. Ул тел белеме материаллары белән ачыла. Моннан тыш, укучылар, гадәттәгечә, «Әдәбият белеме», «Халык иҗаты», «Тарих битләре», «Сәнгать», «Фәнни мирас» кебек рубрикалардагы һәм халкыбыз тарихында эз калдырган галимнәребезнең юбилейлары уңаеннан әзерләнгән материаллар белән таныша ала.

Хәзерге тел белеменең актуаль юнәлешләренең берсе – шәхесне үз сөйләме аша яки башка кешеләр тарафыннан язма һәм телдән тәкъдим ителгән характеристикалар буенча өйрәнү. Филология фәннәре кандидаты, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Денмөхәммәтова һәм магистр Илзия Гарипованың фәнни мәкаләсе кешене фразеологик берәмлекләр аша тасвирлауга һәм бәяләүгә багышланган. Шул ук бүлектәге икенче мәкаләдә (филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиева) иске татар телендә кеше характерындагы сыйфатларны аңлатучы лексик антонимнар XVII–XVIII гасыр әсәрләре мисалында анализлана.

«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы өченче саны турында тулырак өчен сылтама


Возврат к списку