«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы өченче саны

«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы өченче саны 02.11.2022 «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә торган «Фәнни Татарстан» журналының 2022 елдагы чираттагы, өченче саны, дөнья күрде. Ул тел белеме материаллары белән ачыла. Моннан тыш, укучылар, гадәттәгечә, «Әдәбият белеме», «Халык иҗаты», «Тарих битләре», «Сәнгать», «Фәнни мирас» кебек рубрикалардагы һәм халкыбыз тарихында эз калдырган галимнәребезнең юбилейлары уңаеннан әзерләнгән материаллар белән таныша ала. 
     Хәзерге тел белеменең актуаль юнәлешләренең берсе – шәхесне үз сөйләме аша яки башка кешеләр тарафыннан язма һәм телдән тәкъдим ителгән характеристикалар буенча өйрәнү. Филология фәннәре кандидаты, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Денмөхәммәтова һәм магистр Илзия Гарипованың фәнни мәкаләсе кешене фразеологик берәмлекләр аша тасвирлауга һәм бәяләүгә багышланган. Шул ук бүлектәге икенче мәкаләдә (филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиева) иске татар телендә кеше характерындагы сыйфатларны аңлатучы лексик антонимнар XVII–XVIII гасыр әсәрләре мисалында анализлана. 
     Билгеле бер территориягә хас булган сөйләм бу җирлектәге халыкның традицион мәдәниятен өйрәнүдә төп материалларның берсе булып тора. Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең диалектология һәм лексикология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Лениза Хәбибуллина мәкаләсендә татар теленең урта диалекты Минзәлә сөйләше материалында йола текстларының кайбер синтаксик үзенчәлекләре тикшерелә. 
     Филология фәннәре кандидаты, «Адымнар» полилингваль комплексының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамил Ханнанов бүгенге көн әдәби әсәрләре мисалында телнең актуаль мәсьәләләрен карап, әдәби традицияләрне, телнең чисталыгын сакларга, камилләштерергә омтылырга чакыра. 
     Текстларны бер телдән икенчесенә нейрочелтәрле машина ярдәмендә тәрҗемә итүнең популярлыгы гаҗәп түгел – ул тизлекне арттыра, тәрҗемә итү процессын җиңеләйтә. Филология фәннәре кандидаты, КФУның билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы доценты Булат Хәкимов һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Марат Шәеховның «Русча-татарча машина тәрҗемәсе өчен параллель текст корпусында җөмләләр тәңгәллеге» дип аталган мәкаләсендә машина тәрҗемә системаларын эшләгәндә ике телдәге әзер параллель текстларның эквивалентлыгы проблемалары, аларның тәрҗемә сыйфатына йогынтысы турында сүз бара. 
     2022 елда күренекле татар шагыйре Г. Кандалыйның тууына 225 ел тулды. «Әдәбият белеме» рубрикасы астында бу уңайдан филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Рузия Сафиуллинаның «Татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый шигъриятендә әдәбиятара багланышлар: заманча караш» мәкаләсе игътибарга лаек. «Рәсәлә-л-иршад» һәм «Кыйссай Ибраһим Әдһәм» шигырьләре мисалында автор әлеге әсәрләрнең мөселман көнчыгышының суфи һәм дини-дидактик әдәбият традицияләрендә барлыкка килүен, шагыйрьнең үз иҗатында әдәбиятлар аралашу традициясенә тугрылыгын ассызыклый. 
     Шул ук бүлектә филология фәннәре докторы, Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хасавнех һәм филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанованың «Әбү Бәкер Каландар Руминың «Каландар-намә» исемле суфичыл әсәрендә мәхәббәт классификациясе» мәкаләсе дә тәкъдим ителә. 
     Укучыларның игътибарын, һичшиксез, филология фәннәре кандидаты, Казан фәнни-тикшеренү технология университеты доценты Сәвия Сәмитованың «Гаяз Исхакый иҗатында милли проблемаларның гаилә яссылыгында чагылышы («Ул икеләнә иде» (1915) һәм «Ул өйләнмәгән иде» (1916) повестьлары мисалында)» һәм филология фәннәре докторы, БДПУның Башкорт фольклорын тикшерү үзәге баш фәнни хезмәткәре Наркас Хөббетдинованың Г. Тукай иҗатында билгеле бер ирония һәм җылылык белән сурәтләнгән шүрәле, ярымтык, мэскэй, су кызы кебек мифологик образларга багышланган « Габдулла Тукай иҗатында милли-мәдәни антропологик образлар: сәнгатьчә универсалияләр һәм интертекстуальлек» мәкаләсе җәлеп итәчәк. 
     «Халык иҗаты» бүлегендә филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закированың « Стадиаль яктан иң соңгы чор эпик әсәре буларак «Әйтүкә» романик дастаны: өйрәнү тарихы һәм реконструкция»; филология фәннәре кандидаты, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдиновның «Башкортстан татарларының качкыннар һәм караклар турындагы риваятьләрендә тарих һәм мифология синтезы» һәм филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлүсә Каюмованың «Үсемлек образлары кулланылган татар һәм төрек мәкальләрендә кыйммәтләр чагылышы» урын алган. 
    Казан губернасының Мамадыш өязе Шепшеңәр авылы тарихы белән (XVII – XVIII гасырның икенче яртысы) журнал укучылары тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов мәкаләсе аша таныша ала. Анда авылның барлыкка килү тарихы, исеменең килеп чыгышы версияләре, урнашкан урыны, халык саны буенча кайбер статистик мәгълүматлар китерелә. 
    1999 елдагы «Халык сәнгать кәсепләре турында» гы Федераль законга үзгәрешләр кертү, ә асылда, илебез халыкларының рухи традицияләрен саклауның һәм үстерүнең төп принципларын үзгәрткән закон турында фикерләре белән сәнгать белеме докторы, С.Г. Строганов исем. Мәскәү дәүләт сәнгать һәм сәнәгать академиясе профессоры Ралия Мусина традицион «Сәнгать» бүлегендә басылган «Саклау зонасы буларак рухи традицияләр (халык сәнгать промыселлары турындагы закон буенча фикер алышуга)» мәкаләсендә журнал укучылары белән уртаклаша. 
    Әлеге бүлектә дөнья күргән тагын бер мәкалә – филология фәннәре кандидаты, «Татар мәдәнияте һәм сәнгате» җәмгыяте җитәкчесе Алсу Шамсутованың «Татар драматургиясендә тарихи-мәдәни күренеш буларак «театраль пространство» категориясе». Анда ХХ гасыр татар пьесаларында чагылыш тапкан «театр пространствосы» төшенчәсе ачыла. 
      Совет чорында төрки халыкларда тулысынча гамәлгә ашырылган реформаларның берсе – гарәп графикасыннан яңалифкә күчү. Латиница нигезендә яңа төрки алфавитын кертү белән, машинкалар өчен бердәм клавиатура булдыру мәсьәләсе туа. Филология фәннәре кандидаты, ТР Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова материалында 20-30 нчы елларда латиница нигезендә яңа төрки алфавитында басучы машинкаларның бердәм клавиатурасын эшләгән М. Идрисов һәм Г. Измайловларның оппонентлары язган мәкаләләр карала (1929–1930 елларда «Яңалиф» журналында басылып чыга). 
    Язучы, шагыйрь, Овидия, Гете, Гейне, Гюго шигырьләрен, шулай ук әрмән, грузин шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә иткән Александр Адольфович Блуменау (Ильинский,1885-1971) белән укучыларны бүлекнең алдагы материалы таныштыра. Филология фәннәре кандидаты, текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанова тарафыннан басмага әзерләнгән Г. Шәрәф мәкаләсендә Блуменауның татар җырларының русчага тәрҗемәләре карала. 
    Сәнгать темасы журналның «Шәхесләребез» бүлегендә дә дәвам итә. Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Гөлия Каюмова мәкаләсендә Камаллар (актерлар) династиясе варисы – ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Г. Камалованың сәхнә эшчәнлеге турында сөйләнә. 
     Алга таба бу бүлектә укучылар игътибарына филология фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Фатыйма Миңнуллинаның танылган галим, филология фәннәре докторы, татар сәнгать эшлеклеләре иҗаты, татар драматургиясе һ. б. буенча күпсанлы мәкаләләр авторы Н. Ханзафаров турындагы мәкаләсе тәкъдим ителә. 
    Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган 25 томлы «Татар халык иҗаты» тупланмасының «Мифология» дип аталган беренче томы 2021 ел ахырында дөнья күргән иде (Татар халык иҗаты: 25 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 1 т. : Мифология / [төз., иск. һәм аңл. әзерл., кереш сүз авт. Л. Х. Дәүләтшина]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 511 б..). Филология фәннәре докторы, БДПУның Фәнни тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәеваның «Татар мифологиясе һәм дөнья» мәкаләсе дип аталган бәяләмәсе белән «Яңа китаплар» бүлегендә танышырга мөмкин. Татарларның мифологик карашлары системасын тулы бер күренеш буларак тәкъдим итүче бу басма – татар фольклористикасында беренче тәҗрибә. Төрле мифологик жанрларга караган текстларның күбесе XVIII–XX гасыр башы чыганаклары, XX гасыр дәвамында нәшер ителгән төрле җыентыклар, фәнни монографияләрдән, чыганаклардан тупланган. Мондый систематик том, автор фикеренчә, – төрки гуманитар фәнендә зур, күренекле табыш. 
     Журнал укучылары, традиция буенча, бу санда институтның, республиканың фәнни-иҗтимагый тормышы турында мәгълүматлар, чыгарылыш материалларына иллюстрацияләр һәм Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәргән чаралардан фотосурәтләр табачаклар; шулай ук «Солтан Габәши татар музыкасы турында» материалының (С. Габәшиның 1931 елда татар музыкасы проблемалары буенча дискуссия кысаларында бастырылган «Яңалиф» журналының анкета сорауларына җаваплары) дәвамы белән танышачаклар. Текст басмага текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина тарафыннан әзерләнгән.

Возврат к списку