Яңалыклар

«Хәтер битләрендә Җинү көне» фотоконкурсы турында
14.02.2025

13 февральдә «Татар-информ»да Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) «Миллиард.татар» басмасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырган фотоконкурс темасына пресс-конференция булды.

Казанда мәгърифәтче Каюм Насыйриның мирасын тәкъдим иттеләр
14.02.2025

8 февральдә, Россия фәне көнендә, Казан федераль университетында күренекле татар галиме, энциклопедисты Каюм Насыйри тормышына һәм мирасына багышланган «Соединяющий миры» документаль фильмының ябык күрсәтүе оештырылды. Чара университетның император залында узды һәм галимнәрне, студентларны һәм мәгърифәтче иҗатын хөрмәт итүчеләрне җыйды....

«Таяну ноктасы» («Татарстан – Яңа гасыр») тапшыруында Каюм Насыйри турында сөйләшү булды
13.02.2025
Агымдагы елның 12 февралендә Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Ә.М. Закирҗанов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында танылган мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты. 
Хәйруллин Мәлик Бари улы (1940–2025)
13.02.2025

Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хәйруллин Мәлик Бари улы 84 яшендә вафат булды.

ТӘһСИ «Шәехзадә Бабич – шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче» дип аталган түгәрәк өстәл оештыра
12.02.2025

Татар һәм башкорт әдәбиятларының классик шагыйре, мәгърифәтче, фәлсәфәче Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабичның (1895–1919) тууына 130 ел тулуга багышланган «Шәехзадә Бабич – шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче» дип аталган түгәрәк өстәл 2025 елның 18 февралендә була.

Фатих Әмирхан әсәрләренең икенче томы дөнья күрде
12.02.2025

Татар әдәбияты классигы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (1886–1926) «Әсәрләре»нең алты томлы академик басмасының 2 нче томы басылып чыкты.

Фән көнендә чаңгыда
08.02.2025
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре массакүләм чаңгыда шууларда катнашты.
ТӘһСИ галимнәре Якутиядә
07.02.2025
2025 елның 3–8 февралендә ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина һәм бүлекнең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова Якутия (Саха) Республикасының Нерюнгри шәһәрендә узган «Ысыах Олонхо: эпостан – мәдәниятләр диалогына»...
«Татар театры сценографиясе тарихы» лекциясе
06.02.2025
2025 елның 5 февралендә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова «Журналистика мәктәбе» кысаларында «Татар театры сценографиясе тарихы» темасына лекция укыды. 
Рауза Солтанованың күн мозаикасы турында яңа фильмы чыкты
04.02.2025

Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең RUTUBE-каналына «Сәнәигы нәфисә» сериясеннән татар күн мозаикасына багышланган «Спелетение судеб» фильмы урнаштырылды.

Язучы Фатих Әмирхан әсәрләренең беренче томы дөнья күрде
04.02.2025

Татар әдәбияты классигы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Мөхәммәтзариф улы Әмирханов, 1886–1926) «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасының 1 нче томы басылып чыкты. 

«Татар халык иҗаты»ның яңа томы – мөнәҗәтләр
03.02.2025

Егерме биш томнан торган «Татар халык иҗаты» басмасының унберенче томы дөнья күрде. Әлеге китапка татар халкының мөнәҗәтләре тупланды.


Pages: 1 2 3 4 5 ... 62 Next