«Бәйсезлек чорындагы казакъ тел белеме: галим, вакыт, киңлек» халыкара фәнни гамәли конференция
26.11.2025
2025 елның 21 ноябрендә институтның лексикография бүлеге мөдире, әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Таһир улы Сәфәров Казахстанның Алматы шәһәрендә «Бәйсезлек чорындагы казакъ тел белеме: галим, вакыт, киңлек» дип аталган халыкара фәнни гамәли конференциядә катнашты. Чара күренекле казакъ тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Нургелди Макаҗан улы Вәлинең 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.
Конференциядә галимнең тормыш юлы, фәнни эшчәнлеге, аеруча сүзлекләр төзү теориясе һәм практикасына керткән өлеше турында чыгышлар булды. Нургелди Вәли XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башы казакъ сүзлекләренең бик күбесенең төзүчесе, фәнни яки җаваплы редакторы. Аның иң соңгы һәм иң мәшһүр хезмәтләреннән берсе — 15 томлы «Казакъ әдәби теленең сүзлеге».
Р. Сәфәровның чыгышынды әлеге казакъ сүзлеге белән 6 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндәге чагыштырылды, кайбер проблемалы мәсьәләләр күтәрелде, киләчәктә төзеләсе сүзлекләрдә исәпкә алырга кирәк булган нюанслар күрсәтелде. Чыгыш эчтәлекле һәм файдалы дип табылды.
