Виктор Анютинның «Исәнме, тамашачы!» күргәзмәсе

Виктор Анютинның «Исәнме, тамашачы!» күргәзмәсе 16.09.2025

2025 елның 12 сентябрендә Татарстанның сынлы сәнгать музее «Хәзинә» сәнгать галереясендә рәссам Виктор Анютинның юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылышында ТӘһСИнең фәнни хезмәткәрләре – сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова чыгыш ясады. 13 сентябрьдә Р. Солтанова күргәзмәдә рәссам белән аның картиналары турында әңгәмә корды.

Виктор Анютин республикада рәссам-урбанист буларак билгеле. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгәндә, ул каланың заман проблемаларын сизеп яши. Аның иҗатының төп темасыкешенең табигатьтән, җирдән читләшүе, табигать белән рухи бәйләнешкә ихтыяҗы һ.б.


Возврат к списку