Казанда Көнчыгыш һәм Азия илләре белән хезмәттәшлек буенча II Халыкара конференция узды
14.11.2025
Казанда Көнчыгыш һәм Азия илләре белән хезмәттәшлек буенча II Халыкара конференция узды
2025 елның 13-14 ноябрендә Казанда «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәмендә үткәрелде. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды.
Конференциядә 200дән артык кеше – филологлар, тарихчылар, сәнгать белгечләре, югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлар катнашты. Алар арасында Россиянең әйдәп баручы төрле фәнни үзәкләреннән абруйлы белгечләр бар иде. Шулай ук конференция Азербайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Беларусь, Кытай, Төркия һәм Монголиядән килгән күренекле галимнәрне дә берләштерде һәм төрле илләрнең академик җәмәгатьчелеге өчен фәнни диалогның әһәмиятен ачык күрсәтте.
Тугыз тематик секциядә катнашучы белгечләр археологик фондларны һәм традицион костюмны өйрәнүдән алып театр, кино һәм заманча коммуникация чараларының әһәмияте турындагы киң күләмле мәсьәләләрне тикшерделәр. Көнчыгыш һәм Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, шулай ук глобальләшү шартларында традицияләрне саклау проблемалары да аеруча кызыксыну уятты.
Конференция материаллары барлык яңгыраган чыгышларны берләштергән фәнни хезмәтләр җыентыгында урын алды. Шулай ук Татарстанның фәнни оешмалары һәм катнашучы илләрнең академик институтлары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. Бу исә тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү өлкәсендә перспективалы халыкара тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру өчен ныклы нигез тудыра.
