Бүген Татарстан фәннәр академиясенең Галмиҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 86 ел!

Бүген Татарстан фәннәр академиясенең Галмиҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  оешуга 86 ел! 07.10.2025

Бүген Татарстан фәннәр академиясенең Галмиҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  оешуга 86 ел!

 Тарихка күз салыйк. 1939 елның 7  октябрендә оешкан фәнни үзәк 1941 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты дип йөртелә башлый, 1946 елда СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы составына кертелә. 1967 елда Институтка татар халкының бөек язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов исеме бирелә. 1993 елда Институт Татарстан Фәннәр академиясе составына керә, 1996 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты дип йөртелә башлый.

Бүгенге көндә Институт татар филологиясе һәм сәнгать юнәлешендә фәнни эшчәнлек алып бара торган бердәнбер  үзәк булып тора.

 Хөрмәтле хезмәттәшләребез!

Институтның зур уңышлар белән бүгенге көнгә килеп җитүендә һәрберегезнең  өлеше бар. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар, яңа ачышлар телибез.

 


Возврат к списку