Археография һәм китап белеме: кичә, бүген, иртәгә
07.11.2025
6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли катапханәсендә танылган китап белгече, библиограф Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Археография һәм китап белеме: кичә, бүген, иртәгә» дип аталган Ачык сөйләшү (Открытый разговор) булды.
Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин — филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Бөек Ватан сугышында катнашып, беренче дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, ике тапкыр «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1964-1992 елларда ТР Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 700гә якын фәнни һәм публицистик хезмәте бар.
ТР Милли китапханәсе, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясе институтлары, Казан дәүләт культура институты, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашында үткән чарада ТР Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов катнашты. Ул үзенең чыгышында олы галимнең фәнни эшчәнлегенә туталып, татар басма китабы, татар теле һәм тел белеме, әдәбияты һәм әдәбият белеме, фольклоры тарихына караган хезмәтләренең фәнни кыйммәте турында сөйләде. Әбрар ага Кәримуллинның монографияләре, китаплары, библиографик күрсәткечләренең татар халкы тарихын тулы һәм объектив өйрәнүдә таяныч булуын билгеләп үтте.
