Вахитов укулары

Вахитов укулары 10.11.2025

2025 елның 7 ноябрендә Пермь краеның Күңгер шәһәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе делегациясе татар халкының милли герое Мулланур Вахитовның тууына 140 ел тулуга багышланган «Вахитов укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Делегация составын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәрләре тәшкил итте.

ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының галимнәре, филология фәннәре кандидатлары Миңнира Булатова (ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре), Ильмир Ямалтдинов (халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре), Гөлнара Зәйниева (текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре), Ләйсән Галиева (әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре), Нурия Гәрәева һәм Венер Усманов (Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәрләре) түгәрәк өстәл һәм ике секция утырышларында чыгыш ясадылар.

Алар Кама буе татар халкының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, шулай ук М.Вахитовның тормыш юлы, шәхеснең халык хәтерендә һәм тарихта калдырган эзенә кагылышлы актуаль темаларга докладлар тәкъдим иттеләр: татар теле урта диалектының пермь сөйләше; ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Пермь краена экспедицияләр уздыруы; бу төбәкнең эпиграфик һәйкәлләре; М.Вахитов һәм Г.Ибраһимов үз чоры контекстында; фронтовик-галим Хатыйп Госман; М.Вахитов исемендәге Казан китапханәсе һ.б.


Возврат к списку