Яңалыклар

«Дешериев укулары – 2025»
27.04.2025

26 апрельдә А.А. Кадыйров исем. Чечня дәүләт университеты (Грозный шәһәре) тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Дешериев укулары – 2025» халыкара фәнни конференциясе уздырылды. Әлеге чара 2014 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен традиция буларак Россия халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә битараф булмаган галимнәрне берләштерә.

...
«"Өч татар келәме" креатив лабораториясе» күргәзмәсе
27.04.2025

26 апрельдә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева «"Өч татар келәме" креатив лабораториясе» күргәзмәсен оештыруда катнашты.


ТӘһСИ галимнәре III Васильев укуларында катнашты
26.04.2025

25 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәрендә «III Ӱпымарий лудмаш (III Васильев укулары): заманча компаративистиканың актуаль проблемалары» Бөтенроссия (чит илләр катнашында) фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны В.М. Васильев. исем. Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты оештырды.

ХIV Республикакүләм Тукай укулары
25.04.2025

24 апрельдә Арча районы Яңа Кырлай мәктәбендә ХIV Республикакүләм Тукай укулары үтте. Әлеге фәнни-гамәли конференциядә Айгөл Ганиева жюри әгъзасы буларак катнашты һәм бүләкләү тантанасында чыгыш ясады.

Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» предмет өлкәсе дисциплиналарын укыту үзенчәлекләре
25.04.2025

25 апрель көнне филология фәннәре докторы, доцент, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең  әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина «Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» предмет өлкәсе дисциплиналарын укыту үзенчәлекләре» төбәкара проблемалы сессиясендә катнашты....

Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясе
25.04.2025

Филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина 2025 елның 21–24 апрелендә Казанда Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында узган Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясендә катнашты.

Балтач районында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрелде
25.04.2025

24 апрель көнне ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лениза Вәлиева (Лениза Хәбибуллина) язучылар делегациясе составында Балтач районында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашты.

ТӘһСИ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакыра
23.04.2025

Сезне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз. Чара ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Бөек Ватан сугышында катнашкан галимнәренә багышлана.

Түгәрәк өстәл 2025 елның 14 маенда ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият...

«Әстерханда Тукай» Халыкара арт-пленэры («Тукай эзләреннән» сериясеннән)
21.04.2025

2025 елның 16 апрелендә «Тукай Әстерханда» Халыкара Арт-пленэры уңышлы старт алды («Тукай эзләреннән» сериясеннән). Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте...

Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025)
18.04.2025

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025) вафат. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Фатих Әмирханның академик җыентыгының беренче өч томын тәкъдим итү
17.04.2025
16 апрель көнне Татар китабы йортында мөһим мәдәни вакыйга – күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан әсәрләренең тулы академик басмасының беренче өч томын тәкъдим итү чарасы булды. Бу – XX гасыр татар әдәбияты классигының иҗади мирасын системалаштыруга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проектның мөһим этабы.

«Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе»
16.04.2025
2025 елның 15 апрелендә сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумында «Таткультресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә татарларның халык кәсепләре, агачтан уеп ясау һәм татар йортының үзенчәлекләре турында доклад белән чыгыш ясады....

Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 69 Next