ТӘһСИ хезмәткәрләре Байкалдагы халыкара лингвистик мәктәптә катнаштылар

ТӘһСИ хезмәткәрләре Байкалдагы халыкара лингвистик мәктәптә катнаштылар 07.07.2025

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ хезмәткәрләре – директор урынбасары Олег Хисамов, ареаль лингвистика бүлеге белгечләре Алинә Хөсәенова һәм Алсу Бәдртдинова 1 июльдән 5 июльгә кадәр Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә һәм Максимиха бистәсендә узган Беренче халыкара җәйге лингвистик мәктәптә катнаштылар.

Чараны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Доржи Банзаров исемендәге Бурят дәүләт университеты, Россия Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Филология институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Монгол белеме, буддология һәм тибетология институты оештырды.

Мәктәпкә Россиянең төрле шәһәрләреннән (Мәскәү, Казан, Абакан, Якутск, Новосибирск, Йошкар-Ола, Кызыл һ.б.) һәм чит илләрдән галимнәр җыелды. Катнашучылар хезмәттәшләренең мавыктыргыч чыгышларын тыңладылар, фикер алышуларда актив катнаштылар, докладчыларга сораулар бирделәр һәм яңа фәнни идеяләр алдылар.

Олег Хисамов, цифрлаштыру һәм ясалма интеллект технологияләрен фәнни эшчәнлеккә кертү перспективаларын җентекләп яктыртып, ТӘһСИнең инновацион проектларына багышланган доклад белән чыгыш ясады. Мәктәпнең фонетика секциясе эшендә Алинә Хөсәенова һәм Алсу Бәдртдинова үзләренең фәнни тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре турында сөйләделәр.


Возврат к списку