Пермьдә Россия антропологлары һәм этнологларының XVI Конгрессы узды

Пермьдә Россия антропологлары һәм этнологларының XVI Конгрессы узды 08.07.2025

2 июльдән 6 июльгә кадәр Пермь шәһәрендә Россия антропологларының һәм этнологларының XVI конгрессы – Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән антропология, этнология һәм катнаш фәннәр өлкәсендәге белгечләрне берләштергән гуманитар форум узды.

Оештыру комитеты адресына секцияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашу өчен 2200дән артык гариза кергән, шулардан 1500 сайлап алынган. Форум кысасында 62 секция, 7 түгәрәк өстәл, яңа китаплар тәкъдир итү оештырылды. Катнашучылар арасында галимнәр генә түгел, музей хезмәткәрләре, педагоглар, архивистлар, хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре дә бар иде.

Конгресс эшендә ТР ФА ТӘһСИ халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина катнашты. Ул «Мәдәни чик буе: фольклорда һәм мифологиядә этникара багланышлар» һәм «Локаль һәм региональ үлчәмдә календарь бәйрәмнәре һәм йолалары» секцияләрендә чыгыш ясады.


Возврат к списку