Троицкта «Рәсүлев укулары» халыкара конференциясе узды
07.07.2025
Троицкта 20 илдән белгечләр катнашында «Рәсүлев укулары» халыкара конференциясе узды.
Чиләбе өлкәсендә узган VI Халыкара һәм XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов чыгыш ясады.
Галим 2022–2024 елларда ТӘһСИ эпиграфик экспедицияләре материалларына нигезләнгән «Троицк мөселман каберлекләренең тарихи-мәдәни контексты эпиграфика мәгълүматлары буенча (XVIII–XX гасыр башы)» хезмәтен тәкъдим итте. Доклад форумда катнашучылар арасында җанлы бәхәс уятты.
Конференция тарих һәм мәдәниятнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төрле ил галимнәрен, фәнни хезмәткәрләрен берләштергән фән дөньясында әһәмиятле вакыйга булды.
