«Фәнни Татарстан» журналының 2025 елгы икенче санына күзәтү
11.07.2025
«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны укучыларны тел һәм әдәбият белеме, сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләр белән таныштыра. Чыгарылышта шулай ук «Төрки халыклар фәне», «Тарих сәхифәләре», «Шәхесләребез», «Фәнни экспедицияләр эзеннән», «Бөек Җиңүгә 80 ел» дигән рубрика материаллары һәм татар мифологиясе буенча фәнни хезмәткә рецензия урын ала.
Филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең лексикография бүлеге фәнни хезмәткәре Гөлинә Гыйләҗетдинованың «Тел белеме» бүлегендә тәкъдим ителгән мәкаләсендә ХV–ХVII гасырлар рус телендәге Көнчыгыш алынмалары сүзлеген оештыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелә. Сүзлекнең бурычы – рус милли әдәби теле формалашкан чорда Көнчыгыш алынмаларының һәм алардан ясалган сүзләрнең яшәеш үзенчәлекләрен билгеләп, аларны анализлана торган чыганаклар төркемендә аерып күрсәтү. Жанры ягыннан хезмәтне филологик типтагы тарихи сүзлек дип атарга мөмкин. Сүзлек 1600 гә якын лексеманы (алынмалар һәм сүзләрнең гомуми санының яртысын диярлек тәшкил иткән шул алынмалардан ясалма номинацияләрне) һәм 350 дән артык сылтама сүзне (сүзлектә фонетик, сүзьясалыш, морфологик вариантлар өчен сылтамалы юллар бар) колачлый. Ул алфавит тәртибендә төзелә. Сүзлек телдә безнең көннәргә кадәр сакланган лексемаларны һәм бүгенге көндә кулланылыштан төшеп калган алынмаларны үз эченә ала.
Филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Лениза Хәбибуллинаның мәкаләсе татар телендә синтетик иярчен кушма җөмлә дип өйрәнелгән конструкцияләргә багышланган. Мондый җөмләләр иярчен кисәкләргә охшаган була, араларында пауза булмау һәм баш җөмләнең аныклана торган сүзе белән мәҗбүри препозицион янәшә торулары сәбәпле аларны кушма җөмлә структурасыннан аерып алу авырлаша. Мәкалә авторы төрки телләрдә аналитик ияртүле бәйләнешле конструкцияләрне генә иярченле кушма җөмлә дип атау дөресрәк, синтетик иярчен җөмлә дип өйрәнелгән конструкцияләрнең татарча атамасы төгәлләштерүне таләп итә дип саный һәм М.З. Зәкиев «Татар грамматикасы»нда вариант буларак телгә алган берекмә җөмлә термины бу очракта уңышлырак дигән фикергә килә.
Ниигата университеты ассистенты Хисияма Юто язмасында Татар теленең язма корпусы нигезендә соңгы иҗектә [и] сузыгы булган гарәп-фарсы алынмаларында сингармонизм күренеше анализлана. Тикшерүче билгеләвенчә, алынмаларның соңгы иҗегендәге [и] сузыгы сүзгә кушымчалар ялгануда артык зур роль уйнамый, ә соңгыдан алдагы иҗектәге сузык һәм сүз азагындагы тартык исә кушымчаның калын яки нечкә варианты сайлануга тәэсир итә.
ТӘһСИнең гомуми лингвистика бүлеге кече фәнни хезмәткәре Алия Идиятуллина һәм ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәинова эзләнүләренең төп максаты – татар телендәге метеорологик лексика мәсьәләләренә бәйле булган публикацияләргә күзәтү ясау, анализлау, шулай ук алга таба тикшеренүләрнең перспектив юнәлешләрен билгеләү. Авторлар фикеренчә, татар диалектларында метеорологик күренеш атамаларын җыю, системалаштыру һәм анализлау – киләчәктәге тикшеренүләрнең мөһим бурычы. Бу – татар теленең лексик байлыгын тулырак ачарга, диалектларның үзенчәлекләрен ачыкларга һәм гомумән, татар халкының мәдәни мирасын сакларга ярдәм итәчәк. Системалаштыру ягыннан татар диалектларындагы барлык метеонимнарны җыеп, тасвирлап, соңыннан диалекталь сүзлекләр һәм глоссарийлар төзү зарур. Ареалогик яссылыкта метеонимнарның географик таралышын өйрәнү, изоглоссларны билгеләү татар теленең диалекталь бүленешен һәм тарихи үсешен ачыкларга ярдәм итәчәк. Тарихи аспектта сүзләрнең килеп чыгышын, аларның борынгы төрки мирас белән мөнәсәбәтләрен, шулай ук гарәп-фарсы, рус һәм фин-угор алынмаларының йогынтысын анализлау тел тарихын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә. Чагыштырма метод ярдәмендә диалекталь метеонимнарны татар әдәби теле, башка кардәш һәм күрше телләрдәгеләре белән чагыштырып, аларның уртак үзлекләрен һәм үзенчәлекләрен күрсәтеп була.
«Төрки халыклар фәне» бүлегендә филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина күренекле шәркыятьче, Россиядә борынгы уйгур теле буенча бердәнбер белгеч булган галим Дмитрий Михайлович Насиловның (1935–2017) фәнни-педагогик эшчәнлеге турында сөйләнә. Мәкалә авторы аны галим һәм мөгаллим, җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе буларак сыйфатлый, аның фәнни эзләнүләренең төп юнәлешләрен барлый, иң әһәмитятле хезмәтләре белән таныштыра.
“Әдәбият белеме” бүлегендә филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Юсупова мәкаләсе урын ала. Автор укучыны ХХ йөз башында иҗат иткән шагыйрь Кашшаф Патииның тормыш юлы белән таныштыра, аның иҗатына хас аерым сыйфатларны аерып чыгара. Галимә билгеләвенчә, ХХ йөз башында иҗат эше белән шөгыльләнеп тә, игътибардан читтә торган Г. Харис, Д. Гобәйди, Ф. Ибраһимов, Б. Мирзанов, Ф. Агиев, З. Бәшири һ. б. кебек йөзләгән татар шагыйрьләре кебек, Кәшшаф Патии иҗаты да, тормыш юлы да моңа кадәр күләгәдә кала килде. Ләкин аларның иҗади мирасын бөтенлекле күзалламый торып, бу чор татар шигъриятенең үсеш-үзгәреш юлларын тулысынча ачу мөмкин түгел.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм татар яңарышы әйдаманнарыннан берсе, язучы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе Фатих Әмирханга багышланган махсус рубрикада филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең әдәбият бүлеге баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллинаның алдагы номерда урын алган мәкаләсенең дәвамы бирелә. Биредә язучының тормышы һәм журналистлык эшчәнлегенә караган аз билгеле фактлар китерелә, иҗат эволюциясенә гомуми бәя бирелә. Мәкалә авторы Ф.Әмирханның татар романтик прозасына нигез салучы булуын ассызыклый, аны психологизм остасы дип атый һәм татар драматургиясендә психологик драма жанрының беренче үрнәкләрен тәкъдим итүен искәртә.
Ф.Әмирханга багышланган язмаларның икенчесе филология фәннәре кандидаты, ТәһСИнең текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Хөснетдинова тарафыннан әзерләнгән. Ул Ф. Әмирханның “Кояш” газетасында басылган һәм бүгенге укучыга таныш булмаган «Бергәме, аерыммы?» (1914, 17 август, № 485) һәм «Мөфтилек мәсьәләсе вә аңар кандидатлар» (1915, 26 июнь, № 738) исемле ике мәкаләсен тәкъдим итә. Бу мәкаләләр гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерелеп, текстологик яктан эшкәртелеп һәм астөшермәләр белән тулыландырылып, укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Алар Институтның текстология бүлеге галимнәре тарафыннан әзерләнә торган Фатих Әмирханның алты томлы «Әсәрләр» академик басмасының 5 нче томында урын алачак.
“Халык иҗаты” рубрикасында филология фәннәре докторы, ТӘһСИ халык авыз иҗаты бүлеге мөдире Ләйлә Дәүләтшинаның татар халкының традицион мәдәниятендә зур урын алып торган һәм ил тарихы белән бәйле вакыйгаларга барып тоташкан йоласы – ир-егетләрне хәрби хезмәткә озату (рекрут) турындагы мәкаләсе урын ала. Тикшерүдә күрсәтелгәнчә, солдатка озату йоласы гасырлар дәвамында калыплашкан ритуалларны, аның белән бәйле ышану, ырым, җыр текстларын берләштереп, тулы бер йола комплексы хасил итә. Бу йоланың бер генә сүзе дә, ымы, хәрәкәте дә мәгънәсез түгел, аларның һәрберсе егетнең туган нигезе белән бәйләнешен өзмичә, исән-сау кире әйләнеп кайтуын тәэмин итә һәм мифологик ышануларга, халыкның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнә. Бүгенге болгавыр заманда да солдатка озату йоласы үзенең төп калыбын саклый һәм йола-гадәтләрнең бер буыннан икенче буынга күчүен тәэмин итә.
ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина мәкаләсе (“Тарих сәхифәләре” бүлеге) мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның (1825–1902) киң җәмәгатьчелеккә билгеле, популяр портретын ясау тарихына багышлана. Автор галимнәр һәм рәссамнарның, К. Насыйриның замандашлары истәлекләренә таянып, аның образын тудырырга тырышулары турында сөйли.
Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шушы истәлекле датага бәйле рәвештә, ТӘһСИдә төрле чаралар үткәрелде, республика вакытлы матбугаты битләрендә галимнәребезнең мәкаләләре дөнья күрде. “Фәнни Татарстан” журналында да шуңа мөнәсәбәтле махсус рубрика ачылды. Бу рубрикада филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Гамирҗан Дәүләтшинның ТӘһСИДә хезмәт куйган фронтовик галимнәр турындагы мәкаләсе урын ала. Ул, төрле чыганаклар һәм шәхси истәлекләренә таянып, Я. Абдуллин, Ш. Абилов, Б. Гыйззәт, Ә. Кәримуллин, И. Надиров, М. Мөхәррәмов, Һ. Йосыпов һ.б. шәхесләрнең сугышчан һәм фәнни биографиясен торгыза, сугыш утын кичкән галимнәрнең үзенчәлекле коллектив портретын иҗат итә. Аларның һәрберсенең гуманитар фән үсешенә керткән өлеше барлана, гыйльми эзләнүләренең төп юнәлешләре күрсәтелә.
Бу рубрикада филология фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдиновның Башкортстан татарларының бәетләрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары чагылышын анализлаган мәкаләсе дә урын ала. 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган бәетләрне автор ике төркемгә бүлә: «Фронт бәетләре» һәм «Тыл бәетләре»нә. Әлеге классификация әсәрдә барган вакыйгаларның географиясен һәм фольклор героеның хәрби «биографиясе»н генә чагылдырып калмый, биредә чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыруның үзгә принциплары да эш итә. Фронт бәетләренә, кагыйдә буларак, эпик һәм лиро-эпик сәнгать алымнары хас, ә тыл бәетләрендә лирик алымнар өстенлек итә. Автор билгеләгәнчә, әлеге төр бәетләрдә илкүләм тарихи вакыйгаларга багышланган бәетләрдәге панорамалык сыйфатының шәхси фаҗигалар турындагы бәет поэтикасы белән үрелеп китүе күзәтелә.
Филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең Сәнгать үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко мәкаләсендә (“Сәнгать” бүлеге) А. Җәббаровның япон драматургы, актёр һәм сценарист Коки Митаниның «Көлке академиясе» («Академия смеха») пьесасы буенча куелган «Көл» спектакле анализлана. Автор А. Җәббаров үзенең спектаклендә, Коки Митани пьесасының оригиналь текстын үзгәртмичә диярлек, документаль материал кертү, читләштерү техникасын, жанрлар синтезы һәм башка сәнгать чаралары һәм алымнарын куллану исәбенә, үзенең авторлык фикерен формалаштыра, дип билгели. Ул – үз халкының язмышы белән бәйле, әмма шул ук вакытта ачык театраль формалы. Шуның белән ул яшь режиссёр иҗатының гомуми контекстына табигый рәвештә кереп китә дә.
Әлеге бүлектә шулай ук ТӘһСИнең Сәнгать үзәге аспиранты Рената Галиеваның 1920 еллар татар плакатларының визуаль теле һәм пластик чишелеш үзенчәлекләрен өйрәнгән мәкаләсе дә урын ала. Язмада әйтелгәнчә, татар плакаты төп ике – реалистик һәм авангард формаларда үсә. Реалистик плакат татар шәмаилләренең һәм XIX гасыр календарьларының сәнгати стилистик традицияләрен дәвам итә, аларда барлыкка килгән сурәтләү системасын җәмгыятьнең яңа социаль структурасын чагылдырган персонажлар белән тулыландыра. Авангард плакаты, үз заманы конструктивизм идеяләренә, шулай ук авангард эзләнүләргә аваздаш гарәп каллиграфиясенең борынгы традицияләренә таянып, шушы вакыт ихтыяҗлары нигезендә яңа алымны һәм үткәндәге мирасны синтезлый. 1920 еллар ахырыннан авангард плакаты татар язуының яңа формасын – Яңалифне алга җибәргән төп трибуналарның берсе була.
Сәнгать фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең Сәнгать үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева һәм сәнгать фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Наталья Герасимова тикшеренүдә төп игътибар Ф.Г. Халиковның 1980– 2005 елларда язылган һәм Казан ханлыгын яулап алу тарихына бәйле картиналарына, XX гасыр ахыры һәм хәзерге заман тамашачыларының аларны ничек кабул итүенә юнәлтелә. Алар, авторлык алымнары белән академик башкару манерасын берләштереп, рәссам татар милли геройлары образлары галереясын төзи, һәм шуның белән Татарстан рәсем сәнгатендә тарихи жанр үсешенә зур өлеш кертә, дип билгелиләр.
Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдиновның “Фәнни экспедицияләр эзеннән” бүлегендә урын алган мәкаләсе Самара өлкәсе Камышлы районының эпиграфик мирасын өйрәнүгә багышлана. Мәкалә авторның 2022 елның маенда Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Сайрус Хәмидуллин белән берлектә чыккан фәнни экспедициясе материалларына таянып язылган. Экспедицциядә әлеге төбәктәге татар авыллары зиратларында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләр барланган һәм өйрәнелгән: 1939 елга кадәр (кириллицага күчкәнче) куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсе эзләп табылып, фоторәсемгә төшерелгән, үлчәмнәрен алынган һәм текстлары укылган.
“Шәхесләребез” рубрикасында дүрт мәкалә урын ала. Беренчесе – ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе академигы, 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның экология буенча киңәшчесе Сибәгатуллин Фатих Сәүбән улы (01.05.1950–24.06.2023) турында, авторы – икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы Җәүдәт Фәйзрахманов. Язмада Фатих Сәүбән улы фәндә новатор, максатчан һәм сәләтле оештыручы, игътибарлы остаз була. Кайда гына эшләмәсен, патриотлыгы, зур җаваплылык хисе, эшкә ихлас бирелгәнлеге белән аерылып торучы шәхес буларак бәяләнә.
Филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова мәкаләсендә дастаннарны җыю һәм өйрәнү буенча зур эш башкарган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Флора Әхмәтованың иҗат портреты тасвирлана. Быел эпос белгече Флора Әхмәтова-Урманчега 90 яшь тулыр иде.
Филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Илида Бәширова татар тел белемендә беренче фән докторы, төрки дөньяда танылган галим, киңкырлы уку-укыту эше белән шөгыльләнгән профессор-педагог Латыйф Җәләлетдин улы Җәләлетдиновның (Л. Җәләй) тууына 130 ел тулу мөнәсәбәте белән язылган мәкаләсендә галимнең хезмәтләрендә стиль, стилистика мәсьәләләренә бәйле карашларын барлый.
Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильмир Ямалтдинов мәкаләсе татар халык иҗатын, аерым алганда җырларны аеруча җентекләп һәм нечкәләп өйрәнгән, алардагы хис байлыгын, шигъриятне, рухи сафлыкны һәм фәлсәфи тирәнлекне ачып, аңлатып бирүгә аеруча зур өлеш керткән фольклорчы галим, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илбарис Надировның тууына 100 ел тулу уңаеннан язылган. Автор билгеләвенчә, И. Надиров – Бөек Ватан сугышы чорындагы татар халык иҗатын беренчеләрдән булып өйрәнгән галим.
Журналның бу санында Л. Дәүләтшинаның «Мир вокруг нас: о современном состоянии мифологической традиции татар» (2024) дип аталган монографиясен анализлап язылган рецензия дә бирелә. филология фәннәре кандидаты, доцент, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Галина Ильина, китапны бәяләп, аның татар мифологиясенең традицион аспектларын ачып кына калмыйча, XXI гасырда аның актуальлеге, глобальләшү шартларында мифологик күзаллауларның трансформацияләнүе һәм аларны саклау юллары турындагы мәсьәләләрне дә көн тәртибенә куюын ассызыклый. Тулаем алганда, бу хезмәт татар мифологиясе һәм аның хәзерге замандагы яшәеше турындагы фәнни күзаллауларны киңәйтә торган тикшеренү буларак бәяләнә алуын күрсәтә.
Ахырдан институт һәм республиканың фәнни-иҗтимагый тормышыннан яңалыклар, шулай ук чыгарылыш материалларына караган иллюстрацияләр бастырыла.
