Күренекле фольклорчы Хуҗа Бәдигыйга истәлек тактасы ачу тантанасы

Күренекле фольклорчы Хуҗа Бәдигыйга истәлек тактасы ачу тантанасы 10.07.2025

2025 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Мамадыш районы Югары Берсут (Югары Кыерлы) авылында күренекле фольклорчы, тел галиме, педагог Хуҗа Бәдигыйга истәлек тактасы ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә район җитәкчелеге, республикабыз дин әһелләре, галимнең туганы Луиза Бәдигова, авылдашлары катнашты. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадирова әлеге чарада чыгыш ясады.


Возврат к списку