«Нократ елгасы бассейны татарлары» конференциясендә ТӘһСИ галимнәренең докладлары яңгырады

30.06.2025

27 июньдә ТФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова һәм филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова, ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Миңнира Булатова Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында фәнни докладлар ясадылар. «Татары бассейна реки Вятки: история и современность» дип аталган фәнни чараны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Киров өлкәсе татарлары конгрессы. Фәнни-гамәли конференция Татарстан Республикасы Рәисенең «Культурный код каринских татар 3. Нократ джиен» гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән гранты кысаларында уздырылды. Фәнни чара материаллары республиканың «Туган җир» туган якны өйрәнү журналынының IV махсус чыгарылышында (№ 2, 2025 ел) басылып чыкты (http:tuganzhir.org). Фәнни-гамәли конференция гаять эшлекле һәм кызыклы атмосферада үтте.

  


Возврат к списку