Әлмәттә «Әдәби атнакич»
27.06.2025
26 июнь көнне ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лениза Вәлиева (Хәбибуллина) Әлмәт шәһәрендә узган «Әдәби атнакич» мәдәни проекты кысасында үткәрелгән чарада – тележурналист, популяр җырлар авторы, шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың иҗат кичәсендә катнашты. Проектның оештыручылары – Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы. Казаннан килгән кунаклар – Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат буенча урынбасары Дания Нәгыйм һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лениза Вәлиева Нәфисә Сабирҗановага котлау сүзләре җиткерделәр һәм Берлек рәисенең Рәхмәт хатын тапшырдылар.
