Галимәтелбәнат Биктимерия кабере табылды

Галимәтелбәнат Биктимерия кабере табылды 28.06.2025

Яубаш авылы зиратында очраклы рәвештәтабылган кабер – татар мәдәнияте тарихы өчен зур ачыш. Күп еллар дәвамында югалган дип саналган шагыйрәнең кабере ачыкланды. Бу табыш фәнни һәм тарихи яктан бик кыйммәтле, чөнки Биктимерия – беренче татар хатын-кыз язучыларның берсе, мәгърифәтче һәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче.

Галимәтелбәнат Биктимерова (Галимәтелбәнат Биктимерия) (1876–1906) 1895 елда Касыйм янындагы Яубаш авылында кызлар өчен мәктәп ачып, анда укыткан. Аның «Тәргыйбел-бәнат», «Хөснел-васия», «Мәгашәрет адәбе» кебек педагогик әсәрләре кызларның белем алуының әһәмиятен һәм хатын-кызларның социаль рольләрен күтәргән. Шагыйрә 1905 елгы революция вакытында ирек өчен көрәш темасына багышланган шигырьләр иҗат иткән. Ризаэддин Фәхреддин кебек галимнәр аның хезмәтләрен югары бәяләгән. Галимәтелбәнат Биктимерова татар хатын-кызларының мәгърифәт, әдәбият һәм җәмгыять тормышындагы урынын ныгыту өчен зур өлеш керткән шәхес булып таныла. Аның кабере табылу безгә аның мирасын сакларга һәм дәвам итәргә этәргеч бирәчәк!


Возврат к списку