ТӘһСИнең Пермь крае татар торак пунктларына комплекслы экспедициясе
16.07.2025
2025 елның 1 июленнән 11 июленә кадәр ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе Пермь крае Кунгур, Орда, Пермь муниципаль округларының татар авылларында эшләде.
Экспедиция җитәкчесе, фольклорчы Ильмир Ямалтдинов, тел белгече Миңнира Булатова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, эпиграфика һәм археография юнәлеше буенча Венер Усманов составындагы галимнәр төркеме 15 торак пунктта (Кунгур муниципаль округының Тор-Түз, Камышлы, Бөрмә, Яланоч, Яңа авыл, Торкаш, Чишмаер, Казай, Орда муниципаль округының Кече Башап, Мәрәкәй, Шалканды, Әрәмә, Иске, Пермь муниципаль округының Кояново, Баш-Култай авылларында) эш алып барды.
Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр татар халкының милли-мәдәни мирасын өйрәнделәр, аның авыз иҗаты, теле, сәнгате, археографиясе, эпиграфикасы, шулай ук традицион мәдәнияте буенча бай материал тупладылар.
Пермь краенда татар авыллары саны күп булу сәбәпле, әлеге төбәктә халкыбызның рухи һәм матди мирасын өйрәнү дәвам итәчәк.
