Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр

Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр 29.06.2025

2025 елның 26 июнендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина Байлар Сабасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында үткәрелгән «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» секция утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы белгечләре, методистлары, туган телдә белем бирә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашындагы милли мәгарифкә багышланган утырышта Э. И. Сафина Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнгән академик хезмәтләр, сүзлекләр һәм белем бирүдә файдаланыла торган электрон проектлар турында чыгыш ясады, презентация тәкъдим итте.


Возврат к списку