Яңалыклар

Илгиз Халиков «Бизнес-онлайн» интернет басмасы укучыларының сорауларына җавап бирде
26.05.2025
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков «Бизнес-онлайн» интернет басмасы укучыларының сорауларына җавап бирде.
Эльвира Сафина КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2нче курс студентлары белән очрашты
26.05.2025

23 май көнне ТӘһСИнең лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студентлары белән очрашуда катнашты.

Мәскәү Милләтләр йортында «Идегәй героик эпосы: бердәмлек – илнең чәчәк атуы» фестивале
25.05.2025
23 майда Мәскәүнең Милләтләр йортында «Дөнья халыклары эпослары» проекты кысаларында «Идегәй» татар эпосына багышланган түгәрәк өстәл узды.
ТӘһСИ хезмәткәрләре «Алар Ватан өчен көрәштеләр: әдәбият һәм тарих» халыкара конференциясендә катнаштылар
23.05.2025

20–22 майда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Мөхәрләмова, Фатыйма Миңнуллина һәм Ләйсән Галиева М.А. Горький исем. Дөнья әдәбияты институты оештырган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм М.Ә. Шолоховның тууына 120 ел тулуга багышланган «Алар Ватан өчен көрәштеләр: әдәбият һәм ...

Татарстанның Идел Алды татарлары нинди йортларда яши?
20.05.2025

2025 елның 10 маеннан 18 маена кадәр «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәнгать белеме докторы, ТӘһСИ Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова Зеленодольск, Кайбыч, Буа районнарының 37 торак пунктында фәнни тикшеренүләр үткәрде.

Башкортстан татарлары фольклоры һәм әдәбияты мирасында мәдәниятләр диалогы: татар филологиясе кафедрасының юбилярлары хөрмәтенә түгәрәк өстәл
19.05.2025

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Венера Макарова Уфа университетында «Көнбатыш – Көнчыгыш» контекстында Башкортстан татарлары фольклоры һәм әдәби мирасы» дип аталган фәнни-методологик семинар рамкаларында уздырылган түгәрәк...

Беренче курс студентлары белән очрашу: ТӘһСИнең фәнни юнәлешләрен һәм татар антропонимикасының актуаль проблемаларын тикшерү
19.05.2025
16 май көнне гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиева КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленен актуаль проблемалары» дигән фәнни түгәрәк кысаларында 1 курс студентлары белән очрашуда булды.
Мәскәүдәге халыкара конференция: декоратив сәнгать һәм дизайндагы традицияләр һәм инновацияләр
16.05.2025

Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева 14–15 май көннәрендә Россия Сәнгать академиясендә һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институтында уза торган «Декоратив сәнгатьтә һәм дизайнда заманча тенденцияләр II Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.

«Сугыш утын узган галимнәр»
14.05.2025

14 май көнне ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Сугыш утын узган галимнәр» дигән түгәрәк өстәл утырышы булды.

Илдар Хановның «Ватан-ана» һәйкәленә 50 ел
12.05.2025

7 майда Яр Чаллы шәһәренең «Эврика» мәдәният үзәгендә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Хановның «Ватан-ана» монументын төзү тарихына багышланган музыкаль-әдәби кичә узды.

Алинә Хөсәенова Башкортстанның ике югары уку йорты студентлары белән очрашты
06.05.2025

28 апрель көнне ТӘһСИнең ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова М. Акмулла исем. БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары белән, 29 апрельдә Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы студентлары белән очрашты. 


«Тукай Әстерханда» халыкара арт-пленеры нәтиҗәләре (2025 елның 16–26 апреле)
05.05.2025

Халыкара арт-пленэрда катнашучылар туган якны өйрәнүчеләр белән очрашудан соң («Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең «Якташлар» туган якны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Бикбаева Роза) 1911 елның язында Әстерханда Габдулла Тукай булган урыннарда (Яңа Әскәр авылы, Нариман районы Идел буе (Калмык базары), Әстерханның Сабансы Яр ...


Pages: Prev. 1 2 3 4 5 ... 69 Next