ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ аспирантурасын тәмамлаучылар кандидатлык диссертацияләрен яклады
23.07.2025
2025 елның 8 июлендә Казан федераль университетында ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре Светлана Авдошина «Совет сәнгать мәдәнияте контекстында Татарстан Рәссамнар берлегенең барлыкка килүе һәм үсеше» темасына диссертациясен уңышлы яклап, сәнгать белеме кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алды. Фәнни җитәкчесе – ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова.
Шулай ук ТӘһСИ аспирантурасын тәмамлаган Разилә Ильясова (аның фәнни җитәкчесе – Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова) Россия дәүләт гуманитар университетында (Мәскәү шәһәре) «Сәнгать төрләре (рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать һәм архитектура)» фәнни белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклады. Аның фәнни хезмәтенең темасы: «Татарстанның азаккы совет чоры сынлы сәнгатендә авангард тенденцияләре (1960–1980 еллар)».
Аспирантларның фәнни казанышлары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сәнгать белеме өлкәсендә белгечләр әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын раслый.
Котлыйбыз!
