Илгиз Халиков Туган тел укытучылары конкурсында жюри составында катнаша
12.09.2025
8 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Улан-Удэ шәһәрендә (Бурятия) «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» бөтенроссия һөнәри конкурсы уза. Төп жюри составында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков эшли.
Чарада Илгиз Халиковка Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ольга Колударованың Рәхмәт хаты тапшырылды.
