Ләйлә Дәүләтшина Казан федераль университетында «Җәйге университет» тыңлаучылары алдында лекция укыды

Ләйлә Дәүләтшина Казан федераль университетында «Җәйге университет» тыңлаучылары алдында лекция укыды 25.07.2025

2025 елның 25 июлендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында уза торган «Евразия киңлегендә төрки халыкларның мәдәниятара хезмәттәшлеге» программасы кысаларында «Җәйге университет» тыңлаучылары алдында ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина «Кыр язмаларыннан – кинога: визуаль антрополог объективында традицион мәдәният» темасына лекция укыды.

«Җәйге университет» – Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының 2021 елдан гамәлгә ашырыла торган халыкара проекты. Проектның операторы «Социоцентр» федераль автоном фәнни учреждениесе. Проект Россия мәгарифе мөмкинлекләре белән таныштыруга, шәхесләр, мәдәниятләр һәм милләтләр бәйләнешен, илләр һәм студентлар арасындагы элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Казан федераль университеты проектка 2023 елда кушылды.

2025 елда проект 21 июльдән 3 августка кадәр Россиянең өч университетында уза. КФУ белән бергә кунакларны Себер һәм Урал федераль университетлары каршы алачак. Бу чарада Россия мәгарифе турында күбрәк белү, яңа белем һәм күнекмәләр алу, төрле чит илләрдә дуслар табу максаты белән берләшкән дистәләгән илдән 1200 студент катнаша.

2025 елның 25 июлендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында уза торган «Евразия киңлегендә төрки халыкларның мәдәниятара хезмәттәшлеге» программасы кысаларында «Җәйге университет» тыңлаучылары алдында ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина «Кыр язмаларыннан – кинога: визуаль антрополог объективында традицион мәдәният» темасына лекция укыды.


Возврат к списку