ТӘһСИ хезмәткәрләре рәссам Равил Заһидуллин иҗаты белән таныштылар
22.08.2025
22 август көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Равил Заһидуллин. 65 еллыгына» исемле күргәзмәдә булдылар. Галимнәр өчен экскурсияне ТР ФА ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова үткәрде.
Равил Заһидуллин (1960 елда туган) – Казан рәссамы, Казан сәнгать училищесын тәмамлаган, РФ Рәссамнар иҗат берлеге әгъзасы. Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтләр авторы буларак билгеле. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыгыннан һәм рәссамның шәхси коллекциясеннән әсәрләрне үз эченә алган күргәзмә экспозициясе рәссам иҗатында үзәк темаларның үсешен чагылдыра. Р. Заһидуллин картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, ТР Милли музее, Казан шәһәре музей комплексы, шәхси коллекцияләрдә саклана.
