Яңалыклар
2025 елның 14 июнендә Саха (Якутия) Республикасы башкаласының Комсомол мәйданында XXV Федераль Сабантуй бәйрәме булды. ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина әлеге чарада татар халык бәйрәме Сабантуй уеннарын һәм ярышларын оештыру буенча экспертлар төркеме составында катнашты.
9–11 июньдә «Pax Tatarica: урта гасыр чыганаклары һәм тарихи контекст» дип аталган VIII Халыкара Алтын Урда форумы узды. Форум Болгар һәм Казан шәһәрләрендә үтте: беренче көнне Болгарда Форумның тантаналы ачылышы һәм пленар, секция утырышлары оештырылды, калган көннәрдә Форум үз эшен Казанда дәвам итте.
29 майда Иститутның халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова рецензияләнә торган, SCOPUSның 1 квартиленә кертелгән «Эпосоведение» журналының (Якутск) халыкара редколлегия әгъзасы буларак, М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-көнчыгыш Федераль университеты Олонхо фәнни-тикшеренү институтының...
