Мордовия Республикасының татар торак пунктларында ТӘһСИнең комплекслы экспедициясе

Мордовия Республикасының татар торак пунктларында ТӘһСИнең комплекслы экспедициясе 27.05.2025

2025 елның 26 маенда Мордовия Республикасының Темников, Атюрьев, Ельников районнарындагы татар торак пунктларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе старт алды.

Экспедиция составына халык иҗаты (экспедиция җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалтдинов), лингвистика (филология фәннәре кандидаты Әлфия Булатова), этномузыкология (Гөлназ Гыйлемҗанова), халык һөнәрләре һәм кәсепләре (сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева), археография (филология фәннәре кандидаты Ләйлә Гарипова), эпиграфика (Венер Усманов) өлкәсендә эшләүче галимнәр керде.

6 июньгә кадәр алар рухи һәм язма мирас материалларын, матди һәм традицион музыка культурасын, халык сәнгатен җыю һәм өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.


Возврат к списку