«PAX Tatarica» VIII халыкара Алтын Урда форумы: ТӘһСИ галимнәре «Чура батыр» һәм «Идегәй» эпосларын фәнни өйрәнү турында сөйләделәр
9–11 июньдә «Pax Tatarica: урта гасыр чыганаклары һәм тарихи контекст» дип аталган VIII Халыкара Алтын Урда форумы узды. Форум Болгар һәм Казан шәһәрләрендә үтте: беренче көнне Болгарда Форумның тантаналы ачылышы һәм пленар, секция утырышлары оештырылды, калган көннәрдә Форум үз эшен Казанда дәвам итте.
Төп оештыручысы Татарстан Фәннәр академиясе, ТФАнең Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты, М.Г. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге, Болгар ислам академиясе булган Форум эшендә ТӘһСИ хезмәткәрләре актив катнашты.
Халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанованың «Чура батыр турындагы эпос-дастан тарихи контекстта» темасына фәнни доклады РФнең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән Форумга килгән белгечләрдә зур кызыксыну тудырды. Галимә үз докладында төрки дастаннар герое Чура батырның татарларга һәм Казанга якынлыгын һәм турыдан-туры мөнәсәбәтен нигезләде, Чура батырның тарихи прототибы мәсьәләсенә тукталды, фикерен чынбарлыктан һәм дастан сюжетыннан мисаллар белән дәлилләде, башка дастаннар белән параллельләр үткәрде.
ТӘһСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова «"Идегәй" татар дастаны вариантлары: сюжет сызыклары һәм образлар системасы» темасына чыгыш ясады. Илсөяр Гамиловнага чыгышыннан соң шулай ук күп сорау бирелде. Әлеге тема да катнашучыларда кызыксыну уятты.
