Казанда күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни форум узачак

17.06.2025

2025 елның 19–20 июнендә Татарстан башкаласында «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара диалог: Каюм Насыйри мирасы заманча тикшеренүләр яктылыгында» халыкара фәнни форумы узачак. Чара истәлекле датага – танылган татар галиме һәм педагогы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган.

Форумны Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.

Форум эшенең төп юнәлешләре:

– К. Насыйриның үзе яшәгән чорның тарихи-мәдәни контекстындагы фәнни-агарту эшчәнлеге;

XIX гасырның икенче яртысындагы мәгърифәтчелек хәрәкәте призмасы аша милли телләрнең үсеше;

төрки халыклар әдәбиятында мәгърифәтчелек тенденцияләре: типологик уртаклык һәм милли үзенчәлек;

Урал-Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте һәм мәгърифәтчелеге;

туган телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүдә традицияләр һәм заманча алымнар.

Каюм Насыйри юбилеена ТР Фәннәр академиясе уникаль басмалар чыгарды: профессор Илдус Заһидуллинның «Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри» (2024) китабы һәм «Каюм Насыйри календаре» (2025) җыентыгы. Бу басмалар чарада киң аудиториягә тәкъдим ителәчәк.


Возврат к списку