Татарстан Фәннәр академиясендә Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан Халыкара фәнни форум узды

24.06.2025

2025 елның 19–20 июнендә Казанда «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара диалог: Каюм Насыйри мирасы заманча тикшеренүләр яктылыгында» халыкара фәнни форумы узды. Чара истәлекле датага – танылган татар галиме һәм педагогы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган иде.

Форумны Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

Форум эше түбәндәге юнәлешләр буенча барды:

– К. Насыйриның үзе яшәгән чорның тарихи-мәдәни контекстындагы фәнни-агарту эшчәнлеге;

– XIX гасырның икенче яртысындагы мәгърифәтчелек хәрәкәте призмасы аша милли телләрнең үсеше;

– төрки халыклар әдәбиятында мәгърифәтчелек тенденцияләре: типологик уртаклык һәм милли үзенчәлек;

– Урал-Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте һәм мәгърифәтчелеге;

– туган телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүдә традицияләр һәм заманча алымнар.

Форум кысаларында Каюм Насыйри юбилеена ТР Фәннәр академиясе галимнәре әзерләгән уникаль басмалар тәкъдим ителде: Илдус Заһидуллинның «Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри» (2024) хезмәте һәм «Казан календаре. 1871 ел» (2025) китабы.

   


Возврат к списку